Татарстан мөфтие Таһир Саматов белән очрашты

10 октябрь 2018 ел 15:53
Татарстан мөфтие Таһир Саматов белән очрашты

Бүген Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Ханты-Манси автономияле округы мөфтие Таһир хәзрәт Саматовны кабул итте. Татарстан мөфтие мөхтәрәм кунакны нәзарәтнең рухи мирасны торгызу, милли кыйммәтләрне, татар телен саклау һәм үстерү буенча алып барган эшчәнлеге белән таныштырды. Аерым алганда, мөфти хәзрәт “Хозур” нәшрияты бастырып чыгарган китапларны күрсәтте һәм “Хозур ТВ” телеканалы турында сөйләде.

Әңгәмә барышында Таһир хәзрәт Саматов татар дин әһелләре мирасына зур әһәмият биргәне өчен Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә рәхмәтен ирештерде. Шулай ук 2018 елда Габделхак хәзрәт Саматов укуларын оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышу узды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана