Бөгелмәдә балаларның ислам нигезләре буенча белемнәрен тикшерәчәкләр

11 октябрь 2018 ел 09:33
Бөгелмәдә балаларның ислам нигезләре буенча белемнәрен тикшерәчәкләр

1 ноябрь көнне Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчетендә балалар арасында ислам нигезләре буенча викторина узачак. Анда катнашырга Бөгелмә районы мәктәпләрендә белем алучы укучылар чакырыла. Чара иртәнге 9.00дә башлана.

Викторина язма тест рәвешендә үткәрелә. Барлыгы 100 сораудан торган төрле авырлыктагы 3 вариант әзерләнгән. Бер сәгать дәвамында балалар язма тест сорауларына бернинди ярдәмсез һәм әдәбият кулланмыйча җавап бирергә тиеш була. Вакыт төгәлләнгәч, махсус комиссия эшләрне җыеп алып, балларны саный. Иң күп балл җыйган укучыларга кыйммәтле бүләкләр тапшыру күздә тотыла.

Катнашучылар 31 октябрьгә кадәр bugulma-muhtasibat@mail.ru электрон адресына хат язып теркәлү узарга тиеш.  Хатта баланың исеме, фамилиясе, әтисенең исеме, туган елы һәм мәктәбе турында мәгълүмат күрсәтү сорала.  Белешмә өчен телефон: 4-16-98, 89377766998.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана