«Хозур ТВ» яшь талантлар эзли: балалар кастингы игълан ителде

11 октябрь 2018 ел 13:37
«Хозур ТВ» яшь талантлар эзли: балалар кастингы игълан ителде

“Хозур ТВ” мөселман телеканалында балалар программалары циклы башлана. Телетапшыруларның төп геройлары сабыйлар үзләре булачак. Шундый проектларның берсе өчен телеканал дүрт яшьтән алып җиде яшькәчә балалар өчен кастинг игълан итә. Ул эфирга “Взгляд снизу” форматында әзерләнәчәк.

Кастинг ике этапта үтәчәк. Анда катнашу өчен tv@huzur.ru адресына «Кастинг дети» тамгасы белән анкета (катнашучы турында кыскача мәгълүмат һәм телефон номерын язып) һәм баланың фотосын  җибәрергә кирәк. Анкеталарны алгач, телеканал белгечләре катнашучылар белән элемтәгә керәчәк һәм кастингның икенче этабына чакырачаклар. Ул 16 октябрь (сишәмбе) көнне Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 йорт адресы буенча узачак.

“Хөрмәтле әти-әниләр! Әгәр сезнең сабыегыз актив, талантлы, игътибар яратучан һәм камералардан оялмый, тиз арада теләсә кем белән башлап сөйләшә ала һәм сез сабыегызда актерлык башлангычы һәм сәләте күрәсез икән – сезгә үз көчегезне һәм бәхетегезне безнең кастингта сынап карарга кирәк! Ә бәлки әлеге башлангыч балагыз өчен нинди дә булса зур мөмкинлеккә нигез булыр! Аны кулдан ычкындырмагыз!” – дип мөрәҗәгать итә “Хозур ТВ” әти-әниләргә.

 “Хозур ТВ” каналы тәүлек әйләнәсе Татарстан Республикасы буенча ПАО “Таттелеком” кабельле челтәрендә, шулай ук Huzurtv.ru сайтында күрсәтә. 2018 елның 1 мартыннан телеканал рус һәм татар телләрендә эшли. “Хозур ТВ” каналы контентын Youtube сервисында караучылар саны 24 миллион кешедән артып китте. Хәзерге вакытта канал тарафыннан егермедән артык тапшыру әзерләнеп ята.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана