“Хозур ТВ”да яңа иҗади телепроектлар башлана

11 октябрь 2018 ел 17:24
“Хозур ТВ”да яңа иҗади телепроектлар башлана

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур ТВ” мөселман телеканалы эфирга яңа телепроектлар әзерли. Аерым игътибар татар телле контент әзерләүгә юнәлдерелә. Шул рәвешле, якын арада “Хозур ТВ”ны караучылар татар телендә 10 яңа тапшыру күрә алачак: “Мөслимә”, “Балам-багалмам”, "Мең дә бер хәзинә", "Әкиятләр иле", "Сабыйлар", "Гаилә дәресләре", "Бәрәкәт", "Шифа",  "Тәмле булсын!", "Хәерле сәгатьтә".

Рус телле тамашачылар өчен исә телеканал эфирында 5 яңа тапшыру чыгачак. Алар арасында реалити шоу стилендәге “Дорога к себе” тапшыруын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Әлеге тапшыру балаларга һәм әти-әниләргә багышлана. Тапшыруны алып баручы – аспектлы типологиягә нигез салучы. Бу – кешенең тышкы дөньядагы мәгълүматны ничек кабул итүе турындагы фән. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана