«Мөслимәләр мәктәбе»нең чираттагы очрашуы сәламәтлеккә багышланачак

12 октябрь 2018 ел 13:48
«Мөслимәләр мәктәбе»нең чираттагы очрашуы сәламәтлеккә багышланачак

16 октябрьдә 17.30да Казанның Галиев мәчетендә «Мөслимәләр мәктәбе»нең чираттагы очрашуы узачак.  

Сәламәтлек – Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәтләрнең берсе.  Хатын-кыз сәламәтлеге – ул чирләрнең һәм физиологик кимчелекләрнең булмавы гына түгел, ә физик, рухи һәм социаль яктан да имин булу. Бу кичтә мөслимәләр «Хәкимә» белем бирү үзәге җитәкчесе Фатыйма Шәйдуллина белән очрашачак. Сүз хатын-кызлар сәламәтлеге турында барачак.

«Мөслимәләр мәктәбе» проекты 2016 елдан бирле Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан гамәлгә ашырыла. «Мөслимәләр мәктәбе» мөселман хатын-кызларын берләштерүдә аерым роль уйный. Әлеге проект гүзәл затларга тормышның төрле өлкәләренә ислам күзлегеннән карау мөмкинлеге булдыра. Очрашуларда махсус чакырылган лекторлар һәм спикерлар төрле актуаль темаларга чыгыш ясый: бәхетле гаилә серләре, ир белән хатын арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, мөслимәләрнең җәмгыятьтәге роле, бала тәрбияләү мәсьәләләре һ.б. Рухи һәм дини темалардан тыш, дөньяви характердагы сораулар турында да фикер алышу күздә тотыла: үз эшеңне булдыру, кеше хокукларын яклау, социаль челтәрләрне алып бару серләре.

Яңа форматтагы очрашулар быел айга ике тапкыр сишәмбе көннәрендә уздырыла.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана