Хәтер көне алдыннан аксакаллар шаһитләр рухына дога кылды

12 октябрь 2018 ел 15:12
Хәтер көне алдыннан аксакаллар шаһитләр рухына дога кылды

15 октябрь – Хәтер көне якынлаша. Шул уңайдан бүген Казан Кремле территориясендә шаһитләрне искә алу чарасы үтте.

Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин җомга намазыннан соң, Кол Шәриф мәчетендә, шулай ук Сөембикә манарасы каршындагы татар ханнары җәсәдләре җирләнгән мавзолей-төрбә янында 1552 елда –  Казан алынганда шаһит китүчеләрне, Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында һәлак булучыларны искә алып, алар рухына, Аллаһы Тәгаләдән оҗмах теләп, дога кылды. Чарада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы әгъзалары катнашты.

Казан Кремле территориясендә Казан ханнары – Олуг Мөхәммәд улы Мәхмүт хан һәм Мөхәммәт Әминнең җәсәдләрен җир куенына иңдерү чарасы  Диния Нәзарәте һәм аның Аксакаллар шурасы тырышлыгы белән 2017 елның 19 маенда оештырылды һәм узды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана