Балаларга саф һавада дәрес бирделәр

12 октябрь 2018 ел 15:01
Балаларга саф һавада дәрес бирделәр

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды хезмәткәрләре Казанның "Крылья Советов" паркында сәламәтлегендә кимчелекләр булган балалар өчен дәрес уздырды. Дефектолог катнашында мондый чара саф һавада балалар өчен беренче тапкыр оештырылды. "Зәкят" фонды тәрбиясендә булган балалар паркта хәрәкәтле уеннар уйнадылар, күнегүләр ясадылар. Алар өчен иң күңеллесе төрле төстәге яфраклардан таҗ җыю булды. Һәр бала истәлеккә яфракка теләкләр язды, махсус күнегүләр ясап сәламәтлеген ныгытты.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль эшчәнлеге «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарын колачлый. Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә. 2016 елда «Зәкят» хәйрия фонды мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән төрле катлаулы диагнозлар белән көрәшүче 39 сабыйның тернәкләнү курсын түләде. 2017 елда барлыгы 57 балага ярдәм күрсәтелде. Бу елның 9 аенда аларның саны 60тан артты. Сабыйларның күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә. Шунысын билгеләп узарга кирәк: фонд үзенең эшчәнлегендә фандрайзингның традицион юлларын да, инновацион коралларын да файдалана. Әйтик, 2017 елда елда “Добро mail.ru” Россиякүләм хәйрия интернет-мәйданчыгында эшли башлады. Портал авыру балалар файдасына акча җәлеп итүне арттырырга мөмкинлек бирде.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект булып «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты тора. Әлеге үзәк «үзенчәлекле» балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, социальләштерү максатыннан, 2017 елның декабреннән эшли. Проект Татарстан өчен уникаль санала һәм Президент грантлары фонды тарафыннан бирелгән РФ Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. 2017 елның декабреннән бүгенге көнгә кадәр үзәк аша 100ләп бала үткән. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә күпсанлы тайпылышлары булган сабыйлар. Биредә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр аларга тормышка һәм җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итә, шәхесләрен үстерә. Бүген җәмгыятьнең инвалид-балаларга карата кискен битарафлыгы һәм алаларның әйләнә-тирә мохиттән изоляцияләнеп яшәве күзәтелә. Шул ук вакытта сабыйларның әти-әниләре дә социальләшүгә мохтаҗ. Шуңа күрә социальләшү авыру сабыйларга да, аларның әти-әниләренә дә бертигез дәрәҗәдә кирәк. Әгәр балалар өчен сәнгать, музыкатерапия, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр оештырылса, аларның әниләре шул вакытта фитнес, бию терапиясе, тегү белән шөгыльләнә. Шулай ук психолог белән дәресләр үткәрелә.

«Йөрәкле шәһәр» гаилә фестивале дә авыру балаларга ярдәм йөзеннән оешытырыла. Фестиваль беренче тапкыр 2017 елда Казанда уздырылды һәм хәзер ел саен үткәрелә. Фестивальнең быелгысы 2 сентябрьдә Казанның Урицкий паркында үтте. Чара «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан, «Игелекле Казан» проекты белән берлектә, физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне тулы тормышка тарту, алар белән мөнәсәбәт урнаштыру максатыннан, оештырылды.

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды хезмәткәрләре атна саен Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписына йөри. Һәр пәнҗешәмбе алар күчтәнәчләр һәм изге ният белән авыру балалар янына юл тота – бу үзенә күрә бер күркәм традициягә әверелде.

Гомумән алганда, фонд аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә аерым игътибар юнәлтә: ярдәм матди рәвештә дә, азык-төлекләтә дә күрсәтелә. Әйтик, быел Белем көне алдыннан мәктәп яшендәге 30дан артык бала Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кулыннан мәктәп-кирәк яраклары тутырылган портфельләр алды. Моннан тыш, быел «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе кысалырында өлкән сыйныф укучыларын да канцелярия товарлары белән тәэмин итте. Шул рәвешле, быел ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан төрле мәктәп яшендәге 150 балага ярдәм күрсәтелде. Быел «Зәкят» хәйрия фонды күпбалалы һәм үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен ифтар уздырды. Һәр гаиләгә ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләреннән бүләкләр тапшырылды. Быел ноябрь аенда балалар өчен «Мәүлид ән-Нәби» бәйрәмен уздыру ниятләнә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана