Татарстан мөфтие - эш сәфәре белән Мисырда

14 октябрь 2018 ел 20:12
Татарстан мөфтие - эш сәфәре белән Мисырда

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин  ТР Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәре белән килде. Каһирәдә хәзрәт Мисыр премьер-министры М.Мадбули, шулай ук дөньядагы иң борынгы университетларның берсе Әль-Әзхәр җитәкчелеге белән рәсми очрашуларында катнашты. Мәшһүр дини университетта студентларны укытуны оештыру мәсьәләләрен һәм Болгар ислам академиясе белән хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сүз барды. Моннан тыш, Камил хәзрәт катнашындагы делегация вәкилләре «Әль-Әзхәр Әш-Шәриф» тарихи җәмигъ мәчетендә булырга һәм Каһирәдә күренекле көнчыгыш белгече, сәясәтче Евгений Примаковка бюст ачылышын күреп өлгерде. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана