Әл-Әзһәрдә ТР Президенты Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган Коръәнне бүләк итте

15 октябрь 2018 ел 08:49
Әл-Әзһәрдә ТР Президенты Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган Коръәнне бүләк итте

Татарстан Мөфтиенең Мисыр Гарәп Республикасына эш сәфәре дәвам итә. Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге рәсми делегация составындагы сәфәр кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин дөньяның иң борынгы уку йортларының берсендә – Әл-Әзһәр университетында булды. Биредә Казан кунаклары, шул исәптән Болгар ислам академиясе ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Болгар ислам академиясе президенты Камил Исхаков һәм Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Россия ислам институты вәкилләре уку йорты җитәкчелеге белән очрашты һәм аның эшчәнлеген өйрәнде. Шәйх Салих Аббас белән очрашу барышында Рөстәм Нургали улы Миңнеханов аңа бүләк сыйфатында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан басмага әзерләнгән һәм нәшер ителгән Коръән Кәрим бүләк итте. Кәлам Шәриф басмасы 2017 елда Россиядә беренче булып Сүриянең Вакыфлар Министрлыгы каршындагы Югары комиссиядә тикшерүне уңышлы үтте һәм халыкара стандартларга туры килүе турында таныклык алды. Моннан тыш, университет җитәкчелеге белән әңгәмә барышында президент аның ислам дөньясы мәгарифе һәм иң абруйлы халыкара гыйлем үзәге буларак әһәмиятен ассызыклады, шулай ук революциягә кадәр танылган татар дин эшлеклеләренең Әл-Әзһәрдә белем алу тарихлары турында сөйләде, Татарстанда дини өлкәдәге вәзгыять белән таныштырды.

Хәзерге вакытта Татарстанда 1500гә якын мәчет эшли, 9 мәдрәсәдә, Россия ислам институтында һәм шәхсән Россия Президенты Владимир Путин ярдәме белән ачылган Болгар ислам академиясендә белем бирү алып барыла. Болгар ислам академиясендә Россиянең 17 төбәгеннән һәм 7 чит илдән 120 кеше укый (83 магистрант һәм 37 докторант). Академиядә Россия ислам мәгарифе советы линиясе буенча Әл-Әзһәр университеты белән багланышлар җайга салынган һәм Россия абитуриентларын югарыдагы совет юнәлеше буенча гына Әл-Әзһәргә кабул итү турында килешүгә ирешелгән.

Әл-Әзһәр университетына баргач, студентлар алмашу өлкәсендә мәгариф һәм фәнни багланышларны ныгыту, укучылар һәм мөгаллимнәр өчен, бигрәк тә гарәп теле һәм мәдәнияте буенча, квалификация күтәрү курслары уздыру; ислам һәм шәригать фәннәре өлкәсендә уртак белем бирү проектлары булдыру; радикализмга бергәләп каршы тору һәм башка мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Әл-Әзһәр университеты делегациясен Татарстан Республикасына килергә һәм 922 елда Идел Болгарында Ислам динен кабул итүне бәйрәм итүгә багышланган Изге Болгар җыены чараларында катнашырга чакырды.

ТР Президенты фотосы кулланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана