Ислам Сәләховны дәвалауга кирәкле сумманың яртысыннан артыгы җыелды

15 октябрь 2018 ел 12:09
Ислам Сәләховны дәвалауга кирәкле сумманың яртысыннан артыгы җыелды

“Зәкят” хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган “Без синең белән!” хәйрия акциясен дәвам иттерә.

Узган атнада әлеге акция кысаларында 6 яшьлек Ислам Сәләховны дәвалауга акча җыю игълан ителгән иде. Сабый катлаулы диагноз – ДЦП белән көрәшә. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 79 мең сум. Хәзерге вакытта 43 мең 163 сум акча, ягъни кирәкле сумманың яртысыннан артыгы җыелды. Шуңа күрә сабыйга тернәкләнү үзәгенә ярты адым калды дисәк тә була.

Бүгенге көндә Ислам йөри дә, сөйләшә дә алмый. Шунысы сөендерә – бала акылга зәгыйфь түгел. Гаиләсе Исламны тернәкләнү курсларына даими рәвештә йөртергә тырыша. Алга китеш тә бар: хәзер Ислам үрмәләп һәм шуышып йөрергә, кулларын хәрәкәтләндерергә өйрәнгән, башын яхшырак тота башлаган. Моннан тыш, күкрәк читлегенең күләме арту нәтиҗәсендә, тирән итеп сулыш ала белә. Бу, үз чиратында, киләчәктә бала сөйләшергә дә өйрәнер дигән өмет уята. Табиблар дәвалануны туктатмаска куша.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласагыз һәм Исламга авыруы белән көрәшергә ярдәм итәсегез килсә, ЗАКЯТ сүзен язып, 7715 номерына (50 сум) SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Кылган игелекләрегез өчен Алаһы Тәгалә Сезне зурласын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана