Мөфти Каһирәдә эшлекле очрашулар үткәрде

15 октябрь 2018 ел 14:00
Мөфти Каһирәдә эшлекле очрашулар үткәрде

Татарстан Республикасы Президенты җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Мисыр Гарәп Республикасына сәфәр кысаларында мөфти Каһирәдә берничә эшлекле очрашу үткәрде. Мисал өчен, дөньяның иң борынгы уку йортларының берсе булган Әл-Әзһәр мөгаллиме шәйх Әхмәд Әшриф белән очрашу бик нәтиҗәле узды. Әлеге шәйхның Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә дә берничә тапкыр булганы бар иде. Әңгәмә барышында Камил хәзрәт дин галиме белән берничә дини сорауда киңәш алышты һәм истәлекле бүләк сыйфатында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте быел бастырган Коръәнне бүләк итте.  

Татарстан мөселманнары башлыгы шулай ук танылган яшь галим Хамделла ас-Сафтида булды. Мисыр галиме атаклы татар дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани мирасы турында фәнни материаллар җыю белән кызыксына. Хәзрәт белән алар мәгърифәтченең хезмәтләре турында фикер алыштылар, аерым алганда аның соңгы табылган кулъязмасы “Тазкирател мүниб фи адами тазкияти ахли салиб” кулъязмасы турында сөйләштеләр.

Моннан тыш, бүген хәзрәт Мостафа Атифка – Мисырның танылган һәм популяр нәшидләр башкаручысына барырга ниятли.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана