«Гаилә» мәчетендә балалар өчен «Без – мөселманнар» бәйрәме узачак

16 октябрь 2018 ел 11:25
«Гаилә» мәчетендә балалар өчен «Без – мөселманнар» бәйрәме узачак

21 октябрьдә, якынлашып килгән Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, Казанның «Гаилә» мәчетендә «Без – мөселманнар» дип исемләнгән балалар бәйрәме уздырылачак.

Катнашучыларны бай интерактив программа көтә. Сабыйларга уен рәвешендә Пәйгамбәрләр тарихы, шулай ук Коръәндә искә алынган хайваннар турында мәгълүмат ирештереләчәк. Моннан тыш, «Гаилә» мәчете панносын ясау буенча мастер-класс оештыру күздә тотыла. «Вулканчык» дип исемләнгән анимацион шоу исә табигать күренешләрен фәнни яктан өйрәнүнең ни дәрәҗәдә кызык булырга мөмкин икәнлегенә төшендерәчәк. «Гаилә» мәчете балалар һәм аларның әниләре өчен чәй өстәле әзерләячәк. Бәйрәм 15.00дә башлана.

Программа 4-10 яшьлек сабыйларга исәпләнә. Керү бушлай, әмма урыннар саны чикле булганлыктан, түбәндәге телефоннарга шалтыратып, алдан язылу сорала: +79625618920 (Җәмилә), +79600377828 (Әмир хәзрәт).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана