Мөфти кайгы уртаклаша

17 октябрь 2018 ел 16:00
Мөфти кайгы уртаклаша

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин бүген Кырым Республикасындагы Керчь политехник көллиятендә килеп чыккан фаҗигадә якыннарын югалтканнарның кайгысын уртаклаша:

«Ерак Кырым якларыннан безгә күңелсез хәбәрләр килеп ирешә. Керчь шәһәре көллиятендә шартлау нәтиҗәсендә кешеләр һәлак булган. Мин чын күңелдән аларның якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашам һәм барлык кырымлыларга да бөтен Татарстан өммәтенең ихлас борчылуын җиткерәм. Әлеге кешелексез һәм кабахәт гамәл кылучы бәндәләр адәм баласы исемен йөртергә хокуклары юктыр, алар бу дөньяда да, ахирәттә дә җәзага лаек. Җинаятьче иң кыйммәтле һәм кагылгысыз әйбергә –  Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән кеше гомеренә үрелгән.

Теракт корбаннарының гаиләләренә һәм якыннарына әлеге фаҗиганы кичерүдә көчле иман, сабырлык, ныклык телим. Яраланганнарга исә Аллаһы Тәгалә шифа бирсен һәм илләрне, милләтләрне мондый әшәке вакыйгалардан сакласын. Һәлак булганнар безнең догага мохтаҗ. Ихлас күңелемнән Аллаһының рәхмәтендә булуларын сорап мәрхүмнәрнең рухына дога кылам: “Без Аллаһыдан килдек һәм Аңа кайтачакбыз”. Әмин».

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана