Иртәгә Лаеш районында яңа мәчет ачыла

18 октябрь 2018 ел 15:49
Иртәгә Лаеш районында яңа мәчет ачыла

Иртәгә, 19 октябрьдә, 11.00 сәгатьтә Лаеш районы Усад авылында “Ихлас” мәчете ачылышы тантанасы узачак. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллинның катнашуы көтелә.

Гыйбадәт йорты 250 кешегә исәпләнгән. Гомуми мәйданы 606 квадрат метр. Яңа мәчет чорма белән дүрт каттан тора. Манараның биеклеге – 40 метрга якын. Мәчет халык һәм иганәчеләр ярдәме белән төзелгән.

Усадта беренче һәм бердәнбер мәчет төзелеше 2016 елның октябрь башында башланды. Җирле мәхәллә мәчетне бер ел эчендә төзеп бетерде дип әйтергә мөмкин. Тагын бер ел эчендә аны матурлау эшләре алып барылды: мәчет әйләнәсе төзекләндерелде, койма куелды, цоколь каты балалар көрәше өчен секциягә җиһазландырылды, машина кую урыннары эшләнде, балалар мәйданчыгы, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен мәйданчык ясалды.

Иртәгәсе көннән Лаеш районында 24 мәчет эшли башлаячак.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана