Казанда "үзенчәлекле" балаларга курчак спектакле күрсәттеләр

18 октябрь 2018 ел 08:10
Казанда "үзенчәлекле" балаларга курчак спектакле күрсәттеләр

Кичә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" хәйрия фонды каршында эшләп килгән Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәктә курчак спектакле күрсәтелде. "Керпе һәм алма" дип исемләнгән спектакль әкият терпаиясе форматында педагог-дефектолог катнашында узды. Әкиятнең кызыклы сюжеты һәм шаян геройлары сабыйларны битараф калдырмады. 

Спектакльдән соң балалар өчен чираттагы иҗади мастер-класс оештырылды. Кызлар һәм малайлар үз куллары белән төсле открыткалар ясарга өйрәнде. Аларның әниләре бу вакытта тегү эше белән шөгыльләнде.

Искәртеп үтик: Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәктә дәресләр атнасына өч тапкыр уза. Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла. «Зәкят» хәйрия фонды, физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту, «үзенчәлекле» балаларны һәм аларның әти-әниләрен социальләштерү максатыннан, Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк проектын гамәлгә ашыра. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалид балалар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә күпсанлы тайпылышлары булган сабыйлар. Биредә тәҗрибәле педагоглар һәм тәрбиячеләр аларга тормышка һәм җәмгыятькә җайлашырга ярдәм итә, шәхесләрен үстерә. Әгәр балалар өчен сәнгать, музыкатерапия, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр оештырылса, аларның әниләре шул вакытта фитнес, бию терапиясе, тегү белән шөгыльләнә. Шулай ук психолог белән дәресләр үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана