Татарстан мөфтие исеменә уйгыр халкының рәхмәт сүзләре килеп иреште

19 октябрь 2018 ел 13:41
Татарстан мөфтие исеменә уйгыр халкының рәхмәт сүзләре килеп иреште

Бүген Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменә “Уйгырларның милли-мәдәни берләшмәсе” төбәкара иҗтимагый оешмасы президенты Шәрип Әхмәтовтан хат килеп иреште. Хатта ул Камил хәзрәткә “дөньяның күп илләрендә яшәүче уйгырлар, шулай ук Кытай лагерьлары һәм Көнчыгыш Төркестандагы төрмәләр тоткыннары” исеменнән “бу авыр чорда бәяләп бетергесез таяныч күрсәткән өчен” рәхмәт белдерде. Төбәктәге гомуми вазгыятьне аңлатып, Шәрип әфәнде миллионлаган уйгырларның язмышына карата халыкара җәмәгатьчелек вәкилләренең битарафлыгына аянычын җиткереп: “Аларга Кытай юане актуальрәк”, - дип билгеләп үтә. Рәсми мөрәҗәгать ахырында: «Бу шартларда, Сезнең безне, мөселман кардәшләрегезне, яклап чыгуыгызны без чын мөэмин мөселман гамәле дип саныйбыз. Аллаһы Тәгалә Сезгә карата мәрхәмәтле булсын һәм үзенең рәхмәтләрен ирештерсен”, – диелә.

Искәртеп үтик: Татарстан мөселманнары башлыгы беренчеләрдән булып Кытай Халык Республикасының Синьцзян-Уйгыр автономном районындагы вәзгыятькә бәйле рәвештә үз фикерен белдерде.

“Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: "Аллаһ янында иң кыйммәтлегез, Аңа иң күп хөрмәт күрсәткәнегездер, шуңа күрә гарәпнең, гарәп булмаган бер кемсә өстендә бернинди өстенлеге юк. Гарәп булмаган бер кешенең гарәп өстендә бернинди өстенлеге юк. Ак тәнле кара тәнле кешедән өстен түгел һәм кара тәнле ак тәнледән өстен түгел", - дип искәртте ул. - Без үзебезнең күпмилләтле һәм күпдинле Ватаныбызда бер-беребезне кимсетмичә, үзара тату яшәргә күнеккән. Безнең халык шатлыкны да, кайгыны да кешеләрне милләт һәм дингә карамыйча-аермыйча уртаклаша.

Камил хәзрәт мөрәҗәгатендә шулай ук тарих битләрен дә искә төшереп үтә: "Үзебезнең тарихны үз башыбыздан кичереп, без бик яхшы бер сабак алдык: дингә каршы көрәш халык хәтерендә төзәлмәс яралар һәм бик куркыныч нәтиҗәләргә китерә".

Шул ук вакытта мөфти Кытай халкының бай мәдәниятенә һәм бөек дәүләтчелегенә дә басым ясый: "Әлеге бөек дәүләтнең хакимияте борынгы Кытай мәдәниятенең кешелек дөньясына никадәр зирәклек һәм хикмәтне бүләк иткәнен онытмаса иде. "Якын күрше ерак туганнан яхшы" диелә икән аларның халык мәкалендә".

-Кытай бик күп мөселманнар өчен Ватан булып тора, ислам исә - тынычлык, хозурлык, мәрхәмәтлелек дине, ул үз асылында кешеләргә карата рәхим-шәфкать чәчеп торучы көч туплый. Без, Россия мөселманнары, үзебезнең кардәшләребез өчен иминлек сорап дога кылырга тиешбез. Безнең барыбызны да якларга әзер торучы Зат бар - ул безнең Раббыбыз һәм Яралтучыбыз”.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана