Казанда кабат «Ислам. Беренче адымнар» проекты башлана

19 октябрь 2018 ел 12:16
Казанда кабат «Ислам. Беренче адымнар» проекты башлана

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте намазга һәм ислам нигезләренә өйрәтү буенча интенсив курс – «Ислам. Беренче адымнар» проектын кабат башлап җибәрә. Беренче дәрес 10 ноябрьдә Казанның Галиев мәчетендә үтәчәк. «Ислам. Беренче адымнар» – ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелгән проект. Анда 12 яшьтән 60 яшькәчә теләгән һәркем катнаша аша. Проект тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген булдыра. Күптән түгел генә исламга килгән мөселманнар еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белми. «Ислам. Беренче адымнар» проекты нәкъ менә шушы проблеманы хәл итүгә юнәлтелә.

Дәресләр түләүсез һәм атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәреләчәк. Барлыгы 5 дәрес уздыру ниятләнә:

1. «Кереш дәрес»: тәхарәтне ничек алырга? 

2. «Намаз дәресе» (1нче өлеш): намаз уку тәртибе

3. «Намаз дәресе» (2нче өлеш): намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар 

4. «Гакыйдә дәресләре»: иманның төп баганалары

5. «Сира дәресләре»: Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр каралган. Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең тәҗрибәле хәзрәтләре һәм яшьләр хәрәкәте волонтерлары укытачак. Дәресләрне үткәрү планына укучыларга өйрәтә торган материалларны тарату да кергән. Курсны узганнан соң, проектта катнашучылар исламның төп кануннарын үтәү өчен кирәкле белем багажына ия булачак.

Татарстан мөфтияте ислам дине нигезләрен үзләштерергә, намаз укырга өйрәнергә теләге булган мөселманнарны әлеге файдалы һәм нәтиҗәле курсларга чакыра. Проектта катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк: https://docs.google.com/forms. +7 (843) 237-86-18 телефоны аша да язылырга мөмкин.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана