Татарстан мөфтие Лаеш районында мәчет ачылышы тантанасында катнашты

19 октябрь 2018 ел 15:05
Татарстан мөфтие Лаеш районында мәчет ачылышы тантанасында катнашты

Бүген Лаеш районы Усад авылында яшәүче мөселман кардәшләребез өчен сөенечле вакыйга: изге җомга көнендә “Ихлас” мәчете ачылды. Әлеге тантанада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы имам-мөхтәсибе Рәфкать хәзрәт Гатауллин, район имамнары, дин эшлеклеләре, киң җәмәгатьчелек, иганәчеләр катнашты.

Татарстан мөфтие үзенең чыгышында изгелек кылуның әһәмияте һәм җәннәт юлының җиңел булуы турында вәгазь-нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. “Намазда һәрбер хәрефкә йөз савап бирелә, дип әйтелә. Кыямда бер хәреф унга тапкырлана. Намазны утырып укыганда илле савап бирелә. Рамазан аенда 700-1000нән артык санга тапкырлана. Бу хакта Кодси хәдисләрдә әйтелә. Шуннан уйлап карыйк: кая керергә җиңел – тәмугкамы, оҗмахкамы? Җәһәннәмгә керү өчен акча түлисе бар: дөньяда бушлай гөнаһлар юк. Җәһәмнәмгә керү акчалы: тәмәке, аракы, дискотекалар барысы да түләүле. Ягъни гөнаһ кылыр өчен акча түлисе бар. Җәннәт юлы исә бушлай: намаз уку бушлай, шушы яңа ачылачак мәчет янындагы спорт мәйданчыклары да бушлай, ураза тоту да бушлай. Җәннәт юлы бушлай бирелә. “Бер кеше гөнаһтан соң тәүбә кылса, гөнаһ кылмаган кебек булып санала”, – дип Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм, ягъни тәүбәдән соң гөнаһыбыз гафу ителә. Ә изгелек кылсак, уннан алып бер меңгә кадәр тапкырлана. Хәзер кабат сорау бирәм: кая керергә җиңел? Җәннәткәме, җәһәннәмгәме? Аллаһы Тәгалә бу мәчет төзелешендә катнашучылардан разый булсын. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм башка бер хәдистә болай ди: “Кем Аллаһы ризалыгы өчен мәчет төзесә яки төзелештә катнашса, Аллаһы Тәгалә бу кешегә ахирәттә бер сарай бүләк итәр”. Монда иң мөһиме: синең өең җәннәттә булса, син дә җәннәткә керергә тиеш буласың”, – дип сөйләде Камил хәзрәт.

Тантанада мөселман кардәшләребезнең шатлыгын Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев бүлеште: “Бу барлык район халкы өчен зур вакыйга. Балалар, яшүсмерләр өчен биредә спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр дә тудырылган. Мәчет төзү – уртак бурычыбыз. Куанычын күреп халыкка хезмәт итүен телибез. Төзелеш эшләрендә катнашучыларның барысына да зур рәхмәт”. Район башлыгы мәчет имамнарына шәмаилләр бүләк итте.

Тантаналы чара төгәлләнгәч, халык мәчеткә җомга намазына узды. Татарстан мөфтие гыйлем алуның әһәмияте турында вәгазь сөйләде.

Усад авылының беренче булган "Ихлас" мәчете 250 кешегә исәпләнгән. Гыйбадәт йортының гомуми мәйданы 606 квадрат метр. Яңа мәчет чорма белән дүрт каттан тора. Манараның биеклеге – 40 метрга якын. Мәчет халык һәм иганәчеләр ярдәме белән төзелгән. Төзелеш 2016 елның октябрендә башлана. Җирле мәхәллә мәчетне бер ел эчендә төзеп бетерде. Тагын бер ел эчендә аны матурлау эшләре алып барылды: мәчет әйләнәсе төзекләндерелде, койма куелды, цоколь каты балалар көрәше өчен секциягә җиһазландырылды, машина кую урыннары эшләнде, балалар мәйданчыгы, мини-футбол, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен мәйданчык ясалды.

Шулай итеп иртәгәсе көннән Лаеш районында 24 мәчет эшли башлаячак.

Моннан тыш, бүген Питрәч районы Пановка авылында “Хәлил” мәчетенә беренче нигез ташы салыну тантанасы узды. Әлеге мәчет проект буенча 2020 елның беренче кварталына сафка басарга тиеш.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана