Мәрҗани елында «Хозур» нәшрияты галимнең чираттагы хезмәтен нәшер итте

19 октябрь 2018 ел 14:38
Мәрҗани елында «Хозур» нәшрияты галимнең чираттагы хезмәтен нәшер итте

ТР мөселманнарының Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты атаклы татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең «Хакк әл-мәгърифә вә хусн әл-идрак би-ма йалзам фи вүҗүб әл-фитр вә-л-имсак» хезмәтен нәшер итте. Китап рус теленә тәрҗемә ителеп "Книга истины познания и прекрасного осознания о причинах обязательности разговения и поста" исеме астында бастырылды. Күренекле татар дин әһеле тарафыннан язылган әлеге хезмәт беренче тапкыр Казанда 1297/1878 елда, аннан соң 1880 елда басыла. Ул бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки анда фикһ мәсьәләләре, аерым алганда, асторономик һәм математик исәпләүләр буенча ураза һәм бәйрәм көннәрен билгеләү мәсьәләләре карала. Бу барлык мәхәллә муллаларының теге яки бу дини гыйбадәтләрне бер үк вакытта башкаруы өчен дә кирәк. 

Басманы Казан шәһәре, Газовая урамы, 19 йорт (РИИ) адресы буенча алырга, шулай ук www.huzurshop.ru сайтында заказ бирергә мөмкин. Барлык сораулар белән +7 (843) 598-09-42 телефонына мөрәҗәгать итәргә була. Китапның бәясе - 180 сум.

Шиһабетдин Мәрҗанинең "Книга истины познания и прекрасного осознания о причинах обязательности разговения и поста" китабы - Диния нәзарәте тарафыннан 2018 елда бастырган бердәнбер хезмәт түгел. Быел “Хозур” нәшрият йорты  Мәрҗәни хезмәтләренең репринт-басмасы чыгарган иде. Галимнең алты томлык җыентыгы үз эченә танылган «Хакк әл-мөбин фи мәхәсин әудаг әд-дин», «Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гәвәши», «Мөстәфәд әл-әхбәр фи әхвәл Казан вә Болгар», «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ», «Китаб әл-хикмәт әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә. Китаб әл-фәваид әл-мөхиммә» китапларын туплаган. Хезмәтләрен автор иске татар һәм гарәп телләрендә язган.

Шиһабетдин Мәрҗани тарафыннан барлыгы утыздан артык хезмәт язылган, аларның күпчелеге гарәп телендә. Аларда татар дин әһеле хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсенә нигезләнеп сөнни Ислам гыйлеменә әйди (әхл сөннә вәл җәмыйга). Имамның хезмәтләре бөтен ислам дөньясына киң таралган һәм хаклы рәвештә мөселман дини тәгълиматы һәм фәне хәзинәсендә үз урынын тапкан. Бүгенге көнгә кадәр гарәп илләре югары уку йортларында һәм Төркия университетларында галимнең эшчәнлеген тирәнтен өйрәнәләр һәм аның хезмәтләре чит илләрнең  кайбер дин әһелләре өчен көндәлек буларак кулланыла һәм нәшер ителүен дәвам итә. Аның дини мирасында 1870 елда дөнья күргән һәм Россия мөселманнарының дини-иҗтимагый һәм фәнни тормышында зур шау-шу кузгаткан «Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ» (Шәфәкъ бетмәгәндә ястү намазын уку мәҗбүри булуның хаклыгын күзәтү) хезмәте аерым урын тота. Гарәп телендә язылган хезмәтендә Мәрҗани мөселманнар өчен төньяк киңлекләрдә климат үзенчәлекләренә бәйле рәвештә күп кенә сорауларга һәм урта гасырлар трактатында чагылыш тапмаган мәсьәләләрдән дини йолаларны үтәүгә кагылышлы аңлатмалар бирә. Имамның тагын бер әһәмиятле хезмәте – “Китаб әл-хикмә әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә”. Монда автор хәнәфи мәзһәбе һәм матуриди гакыйдәсенең хаклыгын дәлилләүгә аерым басым ясый.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана