Питрәч районында булачак мәчет нигезенә "вакыт капсуласы"н салу тантанасы булды

19 октябрь 2018 ел 11:17
Питрәч районында булачак мәчет нигезенә "вакыт капсуласы"н салу тантанасы булды

Бүген Питрәч районы Пановка авылында булачак мәчет нигезенә «вакыт капсуласы»н салу тантанасы уздырылды. Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, Пирәч муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Альберт Хәбибуллин, Пановка авыл җирлеген үстерүгә булышлык фонды рәисе Руслан Хәлилов, район имамнары һәм авыл халкы катнашты.

Тантана Коръән аятьләре укудан башланды.

Альберт Хәбибуллин сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул булачак мәчет нигезенә «вакыт капсуласы»н салу чарасының бөтен район өчен мөһим һәм зур вакыйга булуына игътибар юнәлтте. Иман йортының мөселман өммәтенә файда китерәчәгенә ышаныч белдерде.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ хәдисен искә төшерде.

“Аллаһы Тәгалә мәчетләрне төзүчеләргә җәннәттә йорт вәгъдә итә. Ә кемнең җәннәттә йорты бар - анда керми калмас. Мәчетләрнең роле намаз уку белән генә чикләнми, ул киңрәк: мәчет ул – рухи яңарыш һәм упкыннан котылу чарасы булып хезмәт итә торган учреждение",  – Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин.

Яңа мәчет «Хәлил»  дип аталачак. Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 177 квадрат метрны тәшкил итәчәк. Мәчетне төзү эшләре 2020 елда төгәлләнер дип планлаштырыла. Гыйбадәт йорты спонсорлар акчасына һәм сәдака хисабына төзеләчәк.

Булачак мәчет нигезенә «вакыт капсуласы»н салган вакытта Мансур хәзрәт тәкъбир әйтеп торды. Чара дога уку белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана