Мөфти Диния нәзарәтендә Индонезия делегациясен кабул итте

19 октябрь 2018 ел 10:00
Мөфти Диния нәзарәтендә Индонезия делегациясен кабул итте

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Индонезиянең Көнбатыш Ява Губернаторы Ридван Камил җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Чит ил кунаклары 16-21 октябрь көннәрендә Россиянең Мәскәү, Уфа, Казан шәһәрләренә эшлекле сәфәр кылалар. Бүгенге очрашуның төп максаты – Көнбатыш Ява провинциясе һәм Татарстан мөфтияте арасында хезмәттәшлек үсеше мәсьәләләрен өйрәнү.

Кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Галиев мәчетендә каршы алды, ахшам намазын укытты, дога кылды. Эшлекле очрашу Татарстан мөфтияте резиденциясендә дәвам итте. Татарстан мөфтие кунакларга нәзарәт проектлары турында сөйләде һәм киләчәккә ниятләр белән уртаклашты.

Рәсми фикер алышуда сүз дин өлкәсендә хезмәттәшлек алып бару юлларын эзләү, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлекләрен карауга багышланды.

Аерым алганда, Камил хәзрәт кунакларны Татарстан мөфтиятенең эшчәнлеге белән таныштырды, ислам диненең үсеше, бай дини мирасыбыз турында сөйләде. Көнбатыш Ява Губернаторы Ридван Камилгә Кәлам Шәрифнең Казан басмасын бүләк итте.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана