Мамадыш районында "Рәхимле" мәчете ачылды

22 октябрь 2018 ел 09:37
Мамадыш районында "Рәхимле" мәчете ачылды

Узган шимбәдә, 20 октябрьдә, Татарстанның "Мамадыш совхозы" бистәсендә “Рәхимле“ мәчетен ачу тантанасы узды.

Чарада Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Казан шәһәре оешмасы җитәкчесе Фәрит Мифтахов, каллиграф-хаттат, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Нәҗип Нәккаш һ.б.лар катнашты.

Тантана Коръән аятьләре укудан башланды.

Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин гыйбадәтханә төзелешенә аеруча зур өлеш керткән Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Ивановка, ТР Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Абдуллинга, шәхси эшмәкәр Радий Низамовка, шәхси эшмәкәр Равия Зияровага ТР мөселманнарының Диния нәзарәте Рәхмәт хатларын тапшырды.

"Мәчет "Мамадыш совхозы" бистәсен ямьләп торсын, гыйбадәт кылырга килүчеләр өзелмәсен," - диде Анатолий Иванов. Ул мәчеткә бүләк итеп тумышы белән Мамадыш ягыннан булган Нәҗип ага Нәккаш иҗат иткән шамаилләр тапшырды. Шәхси эшмәкәр Равия Зиярова “Мамадыш муниципаль районы каршындагы хезмәтләре өчен“ медале, бер төркем хәйриячеләр, оешма-предприятие җитәкчеләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 

"Беренче уңыш – мәчетне төзеп бетерү булса, икенчесе – анда кешеләрнең күпләп йөрүе. “Рәхимле” мәчетеннән халык өзелмәс, дип ышанабыз, - диде Тәлгать Абдуллин.

Мамадыш – динле төбәк. “Рәхимле“ мәчете райондагы 56нчы иман йорты булып теркәлде . 

Йомгаклау сүзләре белән район мөхтәсибе, “Рәхимле“ мәчете имамы Илһам хәзрәт Миннегалиев чыгыш ясады.

Барлык катнашучылар тәкъбир әйтеп, Аллаһ йортының эченә уздылар. Биредә кунаклар белән бергә өйлә намазы укылды. Мәчет ачылышыннан соң, шәһәрдәге 2нче лицейның ашханәсендә районкүләм Корбан ашы узды. Анда 350 кешегә урын әзерләнгән иде. Район башлыгы Анатолий Иванов һәм килгән кунаклар чарада катнашучыларны бәйрәм белән котладылар. Корбан ашына килүчеләр сый-нигъмәттән авыз итеп, вәгазь тыңлап, дога кылып, үзара хәл-әхвәл сорашып, тагын бер кат күңелләрен сафландырдылар. Имам-мөхтәсиб Илһам хәзрәт әйтүенчә, мондый Корбан ашлары районыбызда традиция буенча даими уздырыла.

mamadysh.tatarstan.ru сайты фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана