Дубайда Коръәнне бастыру өчен "Казан басмасы" үрнәген файдаланалар

29 октябрь 2018 ел 09:17
Дубайда Коръәнне бастыру өчен "Казан басмасы" үрнәген файдаланалар

Бу көннәрдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Глобаль икътисади саммитта катнашу нияте белән республика Президенты Р.Р.Миңнеханов җитәкчелегендәге рәсми делегация составында Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эшлекле сәфәр кыла. Хәзрәтнең эш сәфәре Изге Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәгенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе утырышында катнашу белән башланды. Dubai International Holy Quran Award – Дубай әмирлеге Хөкүмәте каршында эшләп килүче үзәк. Коръән әзерләү комиссиясен шәйх Мәэмүн Әр-Рави җитәкли. Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ турыдан-туры дәвамчысы, ул Дубай мәчетләренең берсендә имам булып тора һәм Коръән кыйраәтләренең барлык төрләре буенча иҗазәтләргә ия. 

Татарстан мөфтие комиссия утырышына Коръәннең «Казан басмасы»н нәшер итү буенча эксперт рәвешендә чакырылган иде - «Казан басмасы» аның башлангычы белән Нәзарәттә әзерләнеп, 2016 елда озак вакытлы тәнәфестән соң беренче тапкыр дөнья күрде.

Комиссия әгъзалары Изге Коръәннең үз басмасын нәшер итүгә әзерли һәм үз эшләрендә халыкара тәҗрибәне, шул исәптән, Коръән бастыруның татар традицияләрен файдалана. Әйтик, Китапны әзерләү барышында алар атаклы «Казан басмасы»ның өч – 1803, 1914 һәм 2016 еллардагы чыгарылышларын куллана һәм аларны шартлы рәвештә «Казан 1», «Казан 2», «Казан 3» дип атый. Моннан тыш, Дубай белгечләре күренекле татар дин галиме Муса Бигиевнең Коръән кыйраәтләре буенча хезмәтләренә актив мөрәҗәгать итә. Шунысын билгеләп узарга кирәк: барлык басмаларны гарәп шәехләре ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең darul-kutub.com электрон китапханәсе сайтыннан йөкләп алганнар.

Искәртеп үтик: «Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. «Казан басмасы» өчен татарлар шул чорда Татарстан территориясендәге традицион язма шрифтларга нигезләнеп, махсус шрифтлар уйлап таба. Мөселман дөньясында шундый гыйбарә бар: "Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда - язылган, Каһирәдә - укылган, Казанда - басылган".

Татарстан мөфтие Дубай галимнәре белән Казанда Кәлам шәрифне басмага әзерләү буенча шәхси тәҗрибәсе  һәм 2013 елдан алып барыла торган Коръәнне өйрәнү буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге турында сөйләде. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып Коръән нәшер итү генә түгел, аны халыкара дәрәҗәдә тану да торды: 2016 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръәннең яңартылган версиясе 2017 елда Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән Кәрим эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы узды. Нәтиҗәдә, Казанда басмага әзерләнгән һәм нәшер ителгән Кәлам Шәриф халыкара стандартларга туры килү турында таныклык алды. Таныклыкта Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте басмасы борынгы Расм Усмани (хәрефләр һәм сүзләр буенча кабул ителгән кануннарга бәйле рәвештә) исемлегенә туры килүе күрсәтелә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа Коръән басмасы уку, текстны ятлау һәм дөрес итеп әйтү өчен уңайлы дип табылды, бу бигрәк тә гарәп телен белмәүчеләр өчен мөһим булып тора. Моны башкару өчен текстта барлык кулланылган билгеләп хупланган. Бүгенге көндә Диния нәзарәте белгечләре тарафыннан Коръәнне татар һәм рус телләренә тәрҗемә итү буенча эш алып барыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана