Татарстан мөфтие Бәһрәйнның Югары шәригать суды рәисе белән очрашты

31 октябрь 2018 ел 09:54
Татарстан мөфтие  Бәһрәйнның Югары шәригать суды рәисе белән очрашты

Кичә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин  Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Дубайда Бәһрәйнның Югары шәригать суды рәисе, Мәлики мәзһәбе галиме, шәех Ибраһим әл-Мурейхи белән очрашты. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Ибраһим әл-Мурейхи татар дин галимнәренең мирасын өйрәнү белән билгеле. Шәех Галимҗан Баруди кебек татар дин галимнәре китапларына иҗазәтләргә ия. Шул нисбәтле, галим Татарстан Республикасында да берничә тапкыр кунак булып китте. Мөфти белән алар Нәзарәт тарафыннан әзерләп бастырылып чыккан Шиһабедтин Мәрҗанинең хезмәтләре турында фикер алыштылар. 

Моннан тыш, Камил хәзрәт Дубайда яшәүче татар яшьләре белән дә күреште. Рәсми булмаган очрашуда татар теленең сакланышы, халыкта милли үзаңны торгызу турында сүз барды. 

Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов җитәкчелегендә рәсми делегация составында Дубайда эш сәфәре кылды (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре). Татарстан делегациясе сәфәренең төп максаты Глобаль ислам икътисадый саммиты (Global Islamic Economy Summit) кысаларында уза торган чараларда катнашу булды. Сәфәр кысаларында хәзрәт берничә рәсми очрашу үткәрде. Аерым алганда, Дубай халыкара премиясе үзәгенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе утырышында катнашып, Коръәннең “Казан басмасы”н нәшер итү буенча эксперт сыйфатында чыгыш ясады. Комиссия әгъзалары үзләре Коръәнне басмага әзерли һәм эш барышында Татарстанның Коръән бастыру тәҗрибәсен куллана.

Моннан тыш, Камил хәзрәт Дубайда шәех Сәйид Солтан әл-Мәдҗра йортында оештырылган мәҗлестә катнашты. Анда ул имам Раббани әл-Фарукиның оныгы – шәех Сәет әл-Әфгани белән танышты. Камил хәзрәт аңа Раббаниның "Мактубат" китабының күренекле татар дин әһеле Мөхәммәдморат Рәмзи тарафыннан фарсы теленнән гарәпчәгә тәрҗемә ителүе һәм шуның белән әлеге хезмәтнең бөтен ислам дөньясына танылуы турында сөйләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана