Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: "Каберстаннарны саклау тарихи хәтерне югалтмау йөзеннән әһәмиятле"

31 октябрь 2018 ел 13:41
Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин: "Каберстаннарны саклау тарихи хәтерне югалтмау йөзеннән әһәмиятле"

Бүген Кукмара мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасының республикакүләм күчмә утырышы узды. Җыелышта  мөфтият, бөтен Татарстаннан җыелган мөхтәсибәтләр һәм җирле хакимият катнашында исламның асыл кыйммәтләрен җәмгыятькә кайтару, милли үзенчәлекләрне саклап калу һәм аерым игътибар биреп каберлекләрне тәртипкә китерү турында сүз алып барылды.

Пленар утырыш башланганчы катнашучыларга Мәчкәрә авылы зиратында сакланып калган борынгы ташларны күрсәттеләр. Экскурсия барышында барлык кунакларны каберстаннарны тәртиптә тоту, ташлардагы язуларны уку һәм реставрация ясау буенча алып барылган эшчәнлек белән таныштырдылар. Тәҗрибә алмашу өчен Кукмара районы сайлану юкка түгел. Әлеге төбәктә барлыгы ике йөздән артык кабер ташының тарихы өйрәнелгән. Мәчкәрә зиратында Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән укып, зираттагы әрвахлар рухына дога кылды. Биредә күмелгән шәхесләр дин үсешенә зур өлеш керткәннәр, әйтик, революциягә кадәр сәүдәгәр Үтәмешевлар тарафыннан  берничә мәчет сафка баскан.

Пленар утырыш Татарстан имам-мөхтәсибләре, аксакаллар шурасы әгъзалары катнашында Кукмара районы мәдәният йортында башланып китте. Район хакимияте исеменнән Кукмара районы Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин сәламләде. Ул районның соңгы елларда ирешкән уңышлары белән таныштырды. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Татарстан мөфтие исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде, каберстаннарны саклауның тарихи хәтерне югалтмау йөзеннән әһәмиятле булуын әйтте. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Мәчкәрә авылы зираты нигезендә ачык музей оештыру тәкъдиме белән чыкты. Кукмара районы имам-мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев зиратларга ике ният белән керүебез турында искәртте: дога кылу һәм үлемне искә төшерү нияте белән.

Татарстан мөфтиятенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов башкарылган эшләр буенча нәтиҗәләр ясады. Аерым алганда, зиратларны теркәү буенча актив эш алып барылган. Ул шулай ук зиратларга юл салу, чистарту, төзекләндерү буенча зур эш башкарган мөхтәсибәтләрне санап чыкты. Мисал өчен, Казан шәһәре Иске таш мәчете янында җирләнгән Казанны яулап шаһит киткән бабаларыбыз, тарихы өйрәнелде һәм анда зиратны чистарту өчен волонтерлар белән берлектә өмә үткәрелде. Үткән 2017-2018 елларда Татарстан мондый эшләр тагын Әлки, Баулы, Чүпрәле, Кайбыч, Кама тамагы, кукмара, Лаеш, Мөслим, Яңа чишмә, Норлат, Балык Бистәсе, Чирмешән, Чистай районнарында үрнәк итеп башкарылган. Аксакаллар шурасының каберстаннарны тәртипкә китерү буенча башлангычы 2016 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хупланды һәм каберстаннарны карау буенча нәзарәт тарафыннан планлы эш алып барыла башлады. Программа кысаларында 2017 елда гына республикадагы уннан артык зират тәртипкә салынды.

Җыелыш мөхтәсибәтләр каршында эшләүче аксакалларның чыгышларын тыңлау белән дәвам итте.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы эшчәнлеген иң тәҗрибәле һәм зирәк, мөселманнар арасында олы абруй казанган һәм мөхтәрәм, милли һәм дини гореф-гадәтләрне төптән белүче һәм ихластан аларны сакларга омтылучы дин кардәшләребез тәэмин итә. 2017 елның мөһим бер вакыйгасы Аксакаллар шурасы әгъзалары ярдәме белән мәңгелеккә тарихта калачак. Ул да булса, Казан Кремле биләмәсендә археологик казынулар алып барылган чакта табылган һәм 20 елдан артык Тарих институты киштәләрендә яткан Олугъ Мөхәммәднең улы Мәхмүт хан һәм Ибраһим ханның улы Мөхмәт Әмирхан ханның һәм аларның якыннарының җәсәдләрен җир куенына иңдерү. Җирләү аксакаллар тырышлыгы белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә Шаригать кануннары нигезендә Сөембикә манарасы каршында оештырылды.

Аксакалларның тагын башка эш юнәлешләре булып Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергәлектә сырхауханәләрдә намаз бүлмәләрен, хәләл туклану, мәктәпләрдә укучы кызларга яулык киеп йөрү мөмкинлекләрен оештыру дә тора. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана