Татарстан мөфтиятендә Казахстан кунаклары булды

31 октябрь 2018 ел 18:33
Татарстан мөфтиятендә Казахстан кунаклары булды

Бүген, 31 нче октябрь көнне, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә эш сәфәре белән Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе делегациясе вәкилләре – Көнчыгыш-Казахстан өлкәсенең дин эшләре буенча идарә җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ануар Адбмурзаевич Абдулдин һәм Усть-Каменогорск төбәге буенча Казахстан мөселманнары Диния нәзарәтенең вәкаләтле имамы Ермек Касболатович Мухатай килде.

Хөрмәтле кунакларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин һәм рәсми оешмалар белән эшләү буенча урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов  каршы алдылар. Әңгәмә барышында Илфар хәзрәт кунакларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең мәгариф һәм социаль җаваплылык буенча алып барылган эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесенең уңышлары турында әйтеп үтте. Үз чиратында Казахстан мөселманнары Диния нәзарәте имамы Ермек Касболатович Казахстанда Рухи мәдәни үзәк каршында Ислам мәдәнияте музее ачу планнары белән уртаклашты. Моннан тыш, дин әһелләре уртак чаралар оештыру һәм тәҗрибә алмашу теләге барлыгын җиткерделәр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана