“Хозур ТВ”да татар телендә яңа тапшыру эфирга чыкты

01 ноябрь 2018 ел 13:14
“Хозур ТВ”да татар телендә яңа тапшыру эфирга чыкты

ТР мөселманнары Диния Нәзарәте “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесендә бүгеннән “Хәерле сәгатьтә” тапшыруы эфирга чыга башлады. Тапшыруларны К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актрисасы Резеда Сәлахова алып бара. "Хәерле сәгатьтә" программасы – телевизион журнал форматындагы төрле кунаклар белән әңгәмәләрне һәм кызыклы видеоязмаларны аралаштырып тупланган тапшыру.

"Хәерле сәгатьтә" татар-мөселман дөньясына билгеле шәхесләр чакырып, алар белән иң актуаль һәм мәңгелек темаларга ачыктан-ачык сөйләшүләр, файдалы мәгълүмат, гомумкешелек җәмгыятендә әхлакый аң, рухи-әхлакый кыйммәтләр тәрбияләү кебек мәсьәләләр күтәреп әзерләнгән сюжетлар күрсәтелә. Шулай ук тапшыруда Казанның Галиев мәчете имамы Тимергали хәзрәт Юлдашев белән махсус сәхифә дә эшләнә – ул телевизор караучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Тапшыру аша татар халкында ислам диненең тирән тамырларын, бай тарихы һәм традицияләре барлыгын тоярга мөмкин булачак.

– “Хәерле сәгатьтә” тапшыруы редакциясе үз алдына позитив, матур эчтәлеккә корылган тапшыру эшләүне максат итеп куйды. Карагач, аңа бәя бирү мөмкин булыр. Тапшыруның хронометражы якынча 40 минут һәм ул атнасына биш тапкыр эш көннәрендә 09.34, 14.34, 19.34 сәгатьтә эфирга чыгачак”, – дип аңлатып үтте аның баш мөхәррире Гөлшат Мингазизова.

«Хозур ТВ» беренче мөселман телевидениесе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы һәм «Таттелеком» ярдәме белән тормышка ашырылды. Телевидение Татарстан һәм Башкортстан республикалары территориясендә кабельле челтәрләрдә трансляцияләнә. Телеканалның төп максаты – ислам өлкәсендә агарту, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләү.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана