Мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды РФ Президенты грантына ия булды

02 ноябрь 2018 ел 10:05
Мөфтиятнең “Зәкят” хәйрия фонды РФ Президенты грантына ия булды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды гражданлык җәмгыяте үсешенә Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды. Фондның “Татарстан Республикасында инвалид балалар, яшь инвалидларга һәм аларның әти-әниләре өчен ярдәм үзәге” проекты экспертлар тарафыннан әлеге конкурска тәкъдим ителгән ун мең башлангычлар арасыннан иң лаеклысы дип табылган.

Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан 2017 елның ноябрендә оешты, аның максаты – “үзенчәлекле” балалар һәм аларның әти-әниләре физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, социальләшүен тәэмин итү. Әлеге бурычларны хәл итүне үз эченә алган проект Татарстан Республикасы өчен уникаль булып тора. Үзәкнең эшчәнлегенә булган югары ихтыяҗ турында бирегә йөрүчеләр санының уңай динамикасы сөйли. Проект тормышка ашырыла башлаганнан бүгенге көнгәчә Үзәктә 130 кеше: 65 “үсешләрендә үзенчәлекләр булган” балалар һәм яшьләр, 65 әни бушлай ярдәм алды.

Проект беренче чиратта әти-әниләрне төшенкелеккә бирелүдән саклауга юнәлдерелгән, чөнки бүгенге көндә җәмгыятьнең инвалид балаларга игътибары кискен ким булуы һәм аларның әйләнә-тирәдән читләшүе күзәтелә. Моннан тыш, мондый балаларны тәрбияләүче әти-әниләр үзләре дә социальләшүгә мохтаҗ, чөнки табиблар балага диагноз куйганнан соң аны автомат рәвештә әнисе дә "ала". Шуңа күрә социальләшү тигез дәрәҗәдә балаларга һәм аларның әти-әниләренә дә кирәк. Әни кешенең төшенкелеккә бирелеп начар психологик халәттә булуы аның авыру баласын дәвалауга киртә булып тора.

Үзәктә тулы һәм тулы булмаган гаиләләр һәм аларда тәрбияләнүче өч яшьтән алып һәм өлкәнрәк инвалид балалар катнаша. Бүгенге көндә, Үзәккә даими йөрүчеләр булып, төрле дәрәҗәдәге ДЦП (йөрү алучылардан алып гомумән йөри алмаучы), аутостик спектр бозылуы, яшьли балалар аутизмы, үсештә күпләгән авыр тайпылышлар, сукырлык, чукраклык, берьюлы сукырлык һәм чукраклык, катлаулы генетик авырулар һәм башка диагнозлы балалар тора. Монда тәҗрибәле педагоглар һәм волонтерлар аларга җәмгыять тормышына җайлашырга, тормыш киңлегендә шәхси тәҗрибәләрен һәм эшчәнлек төрләрен баетырга, ачылырга һәм үз шәхесен үстерергә булышалар. Әгәр балалар өчен рәсем сәнгате, музыка терапиясе, иҗади мастер-класслар, әкият терапиясе, гомуми физик әзерлек буенча дәресләр оештырылса, аларның әниләре фитнес, бию терапиясе, тегүчелек белән шөгыльләнә. Шул ук вакытта психолог белән уртак дәресләр үткәрелә. Моннан тыш, үзәк үзенчәлекле балалар һәм яшьләр белән һөнәри яктан әзерлек эшләрен үткәрә. Балалар Үзәккә йөргәннән соң яңа күнекмәләргә ия булалар, аларда кече һәм зур моторика үсеше формалаша, музыкаль тавыш һәм сәнгатьне тою формалаша. Физкультура дәресләрендә алар физик дәрәҗәдә стресс торышын җиңү, агрессиядән котылу һәм негатив хисләрне булдырмау, үз көчләрен тою мөмкинлегенә ия була башлыйлар. Шунысы күркәм: Үзәк эшли башлаганнан алып 2017 елның ноябреннән аңа йөрүчеләр үз үсешләрендә уңай динамика күрәләр. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсен кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде.

Яңа сезонда йөрүчеләрнең саны 250 кешегә кадәр артыр дип көтелә, араларында – 125 бала һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле яшьләр һәм 125 әни. Моннан тыш, Үзәктә тагын бер зур ихтыяҗга ия процедура – массаж кертеләчәк. Шулай итеп, дәресләрне үткәрү өчен 11 белгеч җәлеп итү ниятләнә. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Шунысы да мөһим ки, Үзәк инвалид балалар, яшүсмер инвалидлар һәм аларның әти-әниләре арасында тормышка оптимистик мөнәсәбәттә булуны пропагандалый. Үзәк белгечләренең һөнәри яктан әзерлекләре һәм аларның үз эшләренә иксез-чиксез мәхәббәтләре үзенчәлекле балаларга ялгызлык һәм оялу хисен җиңәргә ярдәм итә.

“Татарстан Республикасында инвалид балалар, яшь инвалидларга һәм аларның әти-әниләре өчен ярдәм үзәге” яңа сезонында физик һәм психик сәламәтлекне ныгытуны дәвам итәчәк, инвалид балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү һәм социальләштерү белән генә чикләнеп калмыйча, аларның әниләренең социальләшүен җиңеләйтү юлында хезмәт кылачак.

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондының Инвалид балалар һәм аларның әни-әниләре өчен Үзәге Казан шәһәренең “Яшьлек” яшүсмерләр клубында эшләп килә, ул Годовиков урамы, 16 нчы йортта урнашкан. Дәресләр атнасына өч тапкыр уза: дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә.

Проектны тормышка ашыру буенча “Зәкят” хәйрия фондының партнерлары булып Казан шәһәре муниципаль бюджет учреждениесе “Подросток” яшьләр клубы берләшмәсе һәм ТР “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы тора.

Барлык кызыксындырылган сораулар белән теләсә кайсы гаилә Фондка 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә ала.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана