Татарстанда "Рухи кыйммәтләр" социаль кампаниясе башланып китте

02 ноябрь 2018 ел 10:58
Татарстанда "Рухи кыйммәтләр" социаль кампаниясе башланып китте

1 ноябрьдә Татарстан Республикасында "Рухи кыйммәтләр" дип аталучы социаль кампания башланып китте. Махсус акция киң җәмәгатьчелекнең гомумкешелек рухи кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итү һәм югары әхлаклы гамәлләрне үрнәк итеп күрсәтү максатында оештырыла. Кампания кысаларында күрсәтелә торган социаль реклама кешеләргә мәхәббәт, ышаныч, мәрхәмәт, гаделлек, дуслык, батырлык, шәфкать кебек сыйфатлар турында искә төшерә. Моннан тыш, акциянең тагын бер мөһим темасы булып Ислам турындагы стереотипларны фаш итү тора. Татарстанлыларга күрсәтү өчен барлыгы 30 шундый ролик төшерелгән. Кампания ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур ТВ" мөселман телеканалы тарафыннан "Татарстан яңа гасыр" телеканалы белән берлектә тормышка ашырыла.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур ТВ» телекомпаниясеннән кыска метражлы фильмнар премьерасы Казанда агымдагы елның сентябрендә XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узды. Телевизион проектны «Хозур ТВ» телекомпаниясе ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау буенча эшчәнлеге кысаларында әзерләде. ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан әлеге юнәлеш өстенлекле дип билгеләнде. Татарстан мөселман өммәтенең рухи традицияләрен һәм мәдәниятен ныгыту юлында иң мөһим пропаганда чарасы булып «Хозур ТВ» мөселман телеканалы хезмәт итә. Ул «Таттелеком» ААҖ ярдәме белән тормышка ашырылды. Телевидение Татарстан һәм Башкортстан республикалары территориясендә кабельле челтәрләрдә трансляцияләнә. Телеканалның төп максаты – ислам өлкәсендә агарту, рухи-әхлакый кыйммәтләрне популярлаштыру, җәмгыятьтә толерантлык тәрбияләү. Хәзерге вакытта телеканалның тапшырулар челтәрендә барлыгы 1537 программа трансляцияләнә. Телеканалның YouTube-версиясендә агымдагы елда 40 миллионнан артык карау теркәлгән.

Роликлар белән биредә һәм биредә танышырга мөмкин. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана