Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

04 ноябрь 2018 ел 07:07
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-Рахмәәнир-рахиим!

Әссәләәмүгаләйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Аллаһының рәхмәте һәм бәрәкәте булсын!

Ел саен 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Бу тарихи дата безгә төрле дин, милләт һәм социаль катлау  кешеләренең бердәмләшеп, дошманга каршылык күрсәтеп, Россия дәүләтчелеге яңарышына юл салганы һәм аны ныгытканы турында искә төшерә. Шуңа күрә Халыклар бердәмлеге көнен хаклы рәвештә илкүләм теләктәшлек һәм җәмгыятьнең бердәмлеге символы дип атарга мөмкин. Ул безнең төрле дин һәм милләт булып яшәвебезгә карамастан, Россия дигән уртак бер Ватаныбыз һәм бөек тарихыбыз турында онытмаска чакыра. Россиядә яшәүче халыклар үз Ватаннарын һәрвакыт иңгә-иң куеп яклады: поляк-литва илбасарларыннан да (1612 ел), 1812 елгы Ватан сугышы чорында да, һәм, әлбәттә, Беренче һәм Икенче бөтендөнья сугышлары вакытында да.

Һичшиксез, милләтләрнең, телләрнең һәм диннәрнең күптөрлелегендә – Россиянең көче, алар – илебезнең күз карасы кебек саклана, өйрәнергә һәм киләчәк буыннарга тапшырырга кирәкле зур байлыгы. Коръән Кәримдә әйтелә: «Әй, адәм балалары! Без сезне бер ир, бер хатын итеп яраттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне халыкларга вә кабиләләргә аердык» («Хөҗүрәт»сүрәсе, 13нче аять). Шул рәвешле, кешелекнең күпсанлы милләтләргә һәм халыкларга бүленүе – ул Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте. Әйе, без төрле, әмма, шуңа да карамастан, без бер-беребезне хөрмәтләргә һәм танып белергә тиешбез. Бер генә халык та башка халыктан өстенрәк вә яхшырак түгел, иң мөһиме – ул безнең тәкъвалыгыбыз! Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм, юкка гына үзенең сәхабәсе Әбузәргә мөрәҗәгать итеп: “Син кызылдан да, карадан да яхшырак түгел. Син өстенлеккә ия була алган бердәнбер нәрсә шулдыр ки, – ул тәкъвалык”, – димәгән.

4 ноябрь көне, безне Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык турында искәртеп, елдан-ел актуальләшә бара. Россия тарихы безгә бик мөһим сабак бирә: бердәмлекне һәм гражданлык теләктәшлеген, бер-беребезнең милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен, традицион рухи кыйммәтләрен саклаган очракта гына, без Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән авырлыкларны җиңеп чыгып уңышка ирешә алачакбыз.

Хөрмәтле дин кардәшләрем, Халыклар бердәмлеге көне Россиядәге милләтара татулыкны ныгытсын, халыкларны үзара якынайтсын, берләштерсен. Аллаһы Тәгалә безгә үзенең рәхим-шәфкатен ирештерсә иде, дип дога кылам! Амин!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана