Татарстан мөфтие "Мәгариф эшчәнлеге өчен" медале белән бүләкләнде

03 ноябрь 2018 ел 15:21
Татарстан мөфтие "Мәгариф эшчәнлеге өчен" медале белән бүләкләнде

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның "Тынычлык" мәчетендә Саратов өлкәсе мәгариф министрылыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, министрлыкның баш психологы, педагогик фәннәр кандидаты Сергей Саратовский җитәкчелегендәге рәсми делегацияне кабул итте. Очрашу барышында Сергей Владимирович хәзрәтне
Саратов өлкәсе Мәгариф министрылыгы каршындагы Иҗтимагый советының "Мәгариф эшчәнлеге өчен" медале белән бүләкләде һәм аны мөселман мәгарифе өлкәсендәге, халыкның дини белемен арттыру һәм исламның асыл кыйммәтләрен саклау буенча башлангычлары өчен рәхмәтен белдерде. 

Кунаклар мөфтигә үзләренең дә мәгариф проектлары турында сөйләде. Хәзрәт үз чиратында аларны нәзарәтнең эшчәнлеге белән таныштырды: шул исәптә, мөселман уку йортлары, "Хозур ТВ" мөселман телевидениесе һәм башка медиапроектлар, Россиядә иң уңышлы дип табылган казыятләр системасы турында. Сарытаулыларның игътибарын аеруча мөфтият башкарган Коръәнне өйрәнү эшчәнлеге, аны бастыру һәм рус һәм татар телләрендә тәфсирләр әзерләү җәлеп итте. Моннан тыш, әңгәмәнең аерым өлеше хәйрия проектларына багышланды, бигрәк тә Нәзарәтнең инвалид балалар һәм аларның әти-әниләренә ярдәм күрсәтү Үзәгенә - ул шушы көннәрдә Россия Президенты грантына ия булды. Сергей Владимирович шушы өлкәдә хезмәттәшлеккә өметен белдереп калды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана