ТР мөфтие шәех Әс-Сәгъди белән очрашты

06 ноябрь 2018 ел 14:59
ТР мөфтие шәех Әс-Сәгъди белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин шәех Абдураззак Әс-Сәгъди белән күреште. Очрашуга сәбәп булып якынлашып килүче Мәүлид ән-Нәби торды - мөфтият аны уздыруга хәзерлекне алып бара башлады. Камил хәзрәт галим белән чараның программасы турында фикер алышты һәм аны оештыруга карата кайбер тәкъдимнәрен тыңлады. Берьюлы профессор мөфтигә Болгар ислам академиясендә уку-укыту барышы турында да бәян итте һәм хәзрәткә  Абдульмалик Абдуррахман Әс-Сәгъдинең "Гыйбадәт кылу һәм үзара мөнәсәбәтләр фикһе" дип исемләнгән китап бүләк итте. 

Шунысы игътибарга лаек, шәех Әс-Сәгъди мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинны укыткан остазның - Дубайдан Мәэмүн Әр-Равиның - остазы. Хәзрәт үзе фикъһе, фикъһе ысулы, гакыйдә, хәдис, хәдис ысулы, хөснел хат, сарыф (морфология) һәм нәһү (грамматика) буенча иснәд (Пәйгамбәребездән (с.г.в.) башлап Әбу Хәнифә аша өзелми килгән чылбыр) белән иҗазәткә (шәригать фәннәрен укыту өчен рөхсәт) ия.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана