«Хозур ТВ» Россия төбәкләрен колачлый: канал Башкортстан Республикасында, Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләрендә күрсәтә

07 ноябрь 2018 ел 15:12
«Хозур ТВ» Россия төбәкләрен колачлый: канал Башкортстан Республикасында, Түбән Новгород һәм Оренбург өлкәләрендә күрсәтә

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур ТВ" мөселман телеканалы Татарстан Республикасы чикләреннән чыкты һәм Россия төбәкләренә үтеп керә башлады. 2018 елның 1 ноябреннән “Хозур ТВ” тапшыруларын кабельле телевидение аша Түбән Новгород, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан мөселманнары карый ала. Әлеге килешүләр «Уфанет» акционерлык җәмгыяте белән контракт төзү нәтиҗәсендә тормышка ашты.

“Хозур ТВ”ны карар өчен IP TV «Уфанет»ның база пакетына тоташырга кирәк. IP TV «Уфанет» каналын Smart телевизор, планшет, мобиль җайланмалар, шулай ук телевизион IP приставка ярдәмендә «Ufanet TV» кушымтасында карарга мөмкин.

«Уфанет» акционерлык җәмгыяте Уфа шәһәрендә иң зур интернет-провайдер һәм телевизион кабельле оператор булып санала һәм ул Башкортстан Республикасында әйдәп баручылар рәтендә: үз эченә физик затлар һәм корпоратив кулланучылардан торучы киң клиент базасына ия.

“Хозур ТВ” – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Ул үз эшен 2018 елның 1 мартыннан башлап җибәрде. Телевидение татар һәм рус телләрендә интернетта huzurtv.ru сайтында һәм ПАО «Таттелеком» кабельле оператор челтәрендә күрсәтә. Аудиториягә килгәндә, 2018 елның 1 октябренә ул Татарстан Республикасында 500 мең йортка кертелгән һәм интернет киңлегендә 40 миллион тамашачыны тәшкил иткән.

Тугыз ай эчендә “Хозур ТВ” татар һәм рус телләрендә 1616 тапшыру эшләп чыгарды. Тапшыруларның гомуми озынлыгы 500 сәгатьтән артып китә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана