Яшь мөселманнар фикер алышуга җыела. Тема - хәерчелек

07 ноябрь 2018 ел 11:20
Яшь мөселманнар фикер алышуга җыела. Тема - хәерчелек

Мөселман яшьләре дискуссион клубының дүртенче сезоны дәвам итә. Киләсе утырыш хәерчелек, аның сәбәпләре, рухи һәм матди фәкыйрьлек темасына багышланачак. Оештыручылар аны яңа форматта – тренинг элементлары белән үткәрә. “Ярлы” мөселман” дип билгеләнгән очрашу 8 ноябрьдә 17.30 сәгатьтә Казанның Галиев мәчетендә узачак.

Ислам – мөселман кешесенең бар тормышын, шул исәптән акчалар белән бәйле мәсьәләләрне дә көйләүче дин. Мөселманнарның беренче буынында акча тормышларында нинди урынны биләгән һәм ул хәзер нинди роль уйный? Бүген мөселманнарның рухи торышы нинди? Ярлылыкның төп “авыруларын” ничек җиңәргә: төшенкелеккә бирелү, белмәү һәм ялкаулык... Әлеге һәм башка темаларга киләсе очрашуда сөйләшү планлаштырыла. Мөселман дискуссион клубы әйтергә сүзе булган һәр кешене чакыра. Теркәлү мәҗбүри. Моның өчен “Вконтакте”да «Мусульманская молодежь – Мөселман яшьләре» рәсми төркеме язмасы астында тавыш бирергә кирәк. Хәзерге вакытта очрашуга егермедән артык кеше теркәлү узды.

Мөселман яшьләре дискуссион клубы проекты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге тарафыннан тормышка ашырыла. Проект кысаларында мөселман яшьләре вәкилләре актуаль сорауларга җавап эзлиләр, төрле өлкәләрдә танылган кешеләр белән киңәшләшәләр һәм социаль проблемаларны хәл итү юллары белән танышалар. Очрашуларда һәм дини, һәм дөньяви мәсьәләләр карала.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана