Бөтендөнья «Хәләл» советы Россиянең бердәнбер вәкиле – мөфтиятнең «Хәләл» стандарты буенча Комитетының сертификатын озайтты

08 ноябрь 2018 ел 14:04
Бөтендөнья «Хәләл» советы Россиянең бердәнбер вәкиле – мөфтиятнең «Хәләл» стандарты буенча Комитетының сертификатын озайтты

2018 елның 28-30 октябрь көннәрендә Истанбулда (Төркия) Бөтендөнья «Хәләл» советының   (Word Halal Council) 16нчы Генераль Ассамблеясы узды. Аның эшендә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча Комитет та катнашты. Халыкара оешма утырышы кысаларында ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандарты буенча Комитетына WHC сертификаты озайтылып тапшырылды. Документ Ассамблея утырышларында тавыш бирү һәм аның эшчәнлегендә катнашу хокукын бирә. Шул рәвешле, әлеге абруйлы оешманың сертификаты Комитетның халыкара дәрәҗәдә танылуына дәлил булып тора. Беренче тапкыр WHC әгъзасы булып Комитет 2014 елда сайлана.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты Ассамблея йомгаклары буенча Бөтендөнья «Хәләл» советының шаһәдатнамәсен алуга ирешкән бердәнбер Россия вәкиле булып калды.

Бөтендөнья Хәләл Советы (World Halal Council) 1999 елда Индонезиядә “бөтен дөньяда Хәләл сертификацияләү органнары арасында кардәшлек һәм хезмәттәшлекне ныгыту” максатыннан оештырыла. Хәзерге вакытта Совет дөньяның дистәләгән илен берләштерә һәм хәләл индустрия өлкәсендә җайга салуны тәэмин итүче орган булып тора.

Татарстан Республикасы Россиядә 2009 елдан бирле РОССТАНДАРТта “Азык-төлек һәм хезмәт күрсәтүләрнең ислам кануннарына туры килүен ихтыяри сертификацияләү системасы – Хәләл (Halal) Системасы”нда теркәлгән беренче төбәк булып тора. Аны эшләп чыгаручы булып РСМЦ «Тест-Татарстан» белән хезмәттәшлектә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандартлары буенча Комитет тора. Бүгенге көндә Комитетның реестрында 118 оешма һәм эшмәкәр теркәлгән, аларның 72се – Татарстаннан, 46сы – Россия төбәкләреннән. Комитет оешканнан бирле 1500дән артык предприятие сертификацияләнгән. 2017 елга сертификациягә 141 гариза кабул ителгән, шулар арасыннан җитештерүчеләргә 114 таныклык бирелгән.

2017 елның 6 октябрендә РОССТАНДАРТта Россия ислам интституты базасында «Продукция  җитештерү  һәм «Хәләл» хезмәтләре күрсәтү»  буенча 704нче номерлы техник комитет оешты. Аның төп бурычы – азык-төлек продукциясе, азык-төлек булмаган продукция һәм хезмәтләр өчен бердәм гомумфедераль стандартлар булдыру һәм гамәлгә кертү. Техник комитетның рәисе – Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры Рәфыйк хәзрәт Мөхәммәтшин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана