“Зәкят” хәйрия фондының “үзенчәлекле” балалар үзәгендә нәтиҗәләр ясадылар

07 ноябрь 2018 ел 17:02
“Зәкят” хәйрия фондының “үзенчәлекле” балалар үзәгендә нәтиҗәләр ясадылар

Бүген, 7 ноябрьдә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фондында Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәктә 2018 елга нәтиҗә ясадылар. Чара башында сәламләү сүзе белән “Зәкят” хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов чыгыш ясады. Үз чыгышында ул үзәкнең чараларын оештыруда актив ярдәм иткән барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәтен җиткерде. Шулай ук ул шатлыклы хәбәр белән уртаклашты: Үзәк янәдән РФ Президенты грантын алды, димәк, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте “Зәкят” хәйрия фондының Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк үз эшчәнлеген дәвам итәчәк. Исегезгә төшерәбез, Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды тарафыннан 2017 елның ноябрендә оешты, аның максаты – “үзенчәлекле” балалар һәм аларның әти-әниләре физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, социальләшүен тәэмин итү. Әлеге бурычларны хәл итүне үз эченә алган проект Татарстан Республикасы өчен уникаль булып тора. Үзәкнең эшчәнлегенә булган югары ихтыяҗ турында бирегә йөрүчеләр санының уңай динамикасы сөйли. Проект тормышка ашырыла башлаганнан бүгенге көнгәчә Үзәктә 130 кеше: 65 “үсешләрендә үзенчәлекләр булган” балалар һәм яшьләр, 65 әни бушлай ярдәм алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана