Иртәгә Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты башлана

09 ноябрь 2018 ел 13:25
Иртәгә Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты башлана

Иртәгә Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты кабат үз эшен башлап җибәрә. Иртәнге 9.00дә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында проектны ачу тантанасы булачак. Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов ислам динен кабул итүнең өстенлекләре турында вәгазь сөйләр дип көтелә. Шуннан соң барлык катнашучылар Галиев мәчете бинасына күчәчәк. Биредә алар якыннанрак танышсын өчен тренинг уздыру ниятләнә. Кереш дәрестә тыңлаучылар тәхарәт һәм госел алырга өйрәнәчәк.

Ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтелгән кыскавакытлы бу курслар тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген булдыра. Ул махсус күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен тормышка ашырыла.

Бүгенге көндә “мәктәпкә” әзерлек тулы көченә бара. Хәзерге вакытка «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләк белдерүчеләрнең саны илледән артып китте. Аларның иң яшенә - 16, иң өлкәненә - 78 яшь. Халык курсларга актив рәвештә язылуын дәвам итә. Проектта катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. +7 (843) 237-86-18 телефоны аша да язылырга мөмкин.  

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәреләчәк.  Барлыгы 5 дәрес үткәрү күздә тотыла: «Кереш дәрес» (Тәхарәтне ничек алырга?), «Намаз дәресе» (1нче өлеш) (намаз уку тәртибе), «Намаз дәресе» (2нче өлеш) (намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Гакыйдә дәресләре» (иманның төп баганалары), «Сира дәресләре» (Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге). Тыңлаучылар дога кылырга, намаз укырга өйрәнәчәк, яулык ябу буенча мастер-класста катнашачак. Моннан тыш, өлкән буын вәкилләренә Коръән мәҗлесен уздыру һәм зыярәт кылу буенча лекцияләр уздыру ниятләнә.

Дәресләрне үткәрү өчен өйрәтә торган материаллар, әйтик, проект өчен махсус бастырып чыгарылган «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре хәстәрләнгән. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә алып барылачак. Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр өләшү каралган. Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гыйлемле һәм тәҗрибәле хәзрәтләре, шулай ук шәригать кануннары буенча яшәүче мөселман яшьләре укытачак. Катнашучыларның һәркайсына бүләкләр өләшү каралган.  Дәресләр төгәлләнгәч, аларга «Ислам. Беренче адымнар» проектында белем алу турында шәһадәтнамәләр тапшырачаклар.

Барлык ММЧ вәкилләре «Ислам. Беренче адымнар» проектын ачу тантанасында катнашуга чакырыла.

Аккредитация өчен телефон: 89172939706 (Резеда Закирова).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана