“Хозур ТВ” балалар өчен чираттагы кастинг игълан итә

08 ноябрь 2018 ел 11:29
“Хозур ТВ” балалар өчен чираттагы кастинг игълан итә

“Хозур ТВ” мөселман телеканалында балалар тапшырулары циклы башлана, аларның төп геройлары сабыйлар булачак. Шундый проектларның берсе (ул “Түбәннән караш” форматында эфирга әзерләнә) өчен октябрь аенда канал 4 яшьтән алып 7 яшькәчә балалар арасында беренче кастингны уңышлы үткәрде. Чиратта – тагын бер кастинг: катнашу өчен хәзер 7-8 яшьлек балалар чакырыла (1-2 сыйныф).

Кастингта катнашу өчен, катнашучы турында кыскача мәгълүмат һәм телефон номерын күрсәтеп, гаризаны һәм баланың рәсемен 20 ноябрьгә кадәр “Кастинг дети” тамгасы белән tv@huzur.ru почтасына җибәрергә кирәк. Төп таләп – яше туры килү. Анкеталарны алганнан соң, телеканал белгечләре катнашучылар белән элемтәгә керәчәк һәм 26 ноябрьдә Казан шәһәре, Лобачевский урамы, 6 нчы йорт адресында узачак кастингның икенче этабына чакырачаклар.

“Балалар безне күп нәрсәгә өйрәтәләр, иң гади һәм аңлаешлы әйберләргә күзләребезне ачалар. Аларны кастинг вакытында төшереп караганда без моңа янә инандык. Алар барысы да төрле, актив, тавышлары бар, шул ук вакытта тирән фикер йөртәләр, ә кайбер җавапларда зирәклеккә ия”, – дип уртаклашты “Хозур ТВ” тапшырулары координаторы Елена Грачева.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана