Нәзарәттә Коръән тәфсирләре әзерләү эше төгәлләнүгә таба бара

08 ноябрь 2018 ел 16:50
Нәзарәттә Коръән тәфсирләре әзерләү эше төгәлләнүгә таба бара

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә татар һәм рус телләрендә Коръән тәфсирләрен басмага әзерләү эше тәмамлануга якынлаша. Проект Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә тормышка ашырыла.

Рус телендә тәфсир бүгенге көндә тулысынча әзерләнеп, соңгы төзәтмәләр кертү этабында тора. Мөхәррирләр әлеге эшне өч ай эчендә башкарып чыгар, дип көтелә. Рус телендәге тәфсир өстендәге эш алты ел дәвамында алып барылды.

Татар телендә тәфсирнең өчтән икесе эшләнгән. Ягъни мөфтият белгечләре алдында утыз җүзнең тагын 7-сен әзерләү максаты тора. Шунысы игътибарга лаек, Коръәннең татар теленә терҗемәсен китап рәвешендә бастыру алдыннан, аны киң җәмәгатьчелеккә күрсәтү күздә тотыла. Шул рәвешле тәфсир буенча халык белән фикер алышу, кызыксынган белгечләрнең тәкъдимнәрен һәм киңәшләрен җыеп өйрәнү һәм аларның иң уңышлыларын тәфсир текстында файдалану ниятләнә. Бүгенге көндә Коръәнне татарчага тәрҗемә итү проектында 6 тел һәм дин галиме эшли. Хезмәт 2019 ел башында басылып чыгачак, дип көтелә.

– Коръән тәрҗемәсен әзерләгәндә иң авыры – гарәп телендәге сүзләрнең мәгънәсен аңлатырдай хәзерге заман татар телендәге сүзләрне табу, – дип ассызыклый әлеге эштә катнашучы дин белгече, нәзарәтнең шәригать юнәлеше җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков.

Кәлам шәрифне басмага әзерләү һәм Коръәнне өйрәнү буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте зур эш башкара. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып Коръән нәшер итү генә түгел, аны халыкара дәрәҗәдә тану да торды: 2016 елда Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте чыгарган Коръәннең яңартылган версиясе 2017 елда Сүриянең Вакыфлар министрлыгы каршындагы Коръән Кәрим эшләре буенча Югары комиссия тикшерүен уңышлы узды. Нәтиҗәдә, Казанда басмага әзерләнгән һәм нәшер ителгән Кәлам Шәриф халыкара стандартларга туры килү турында таныклык алды.

«Казан басмасы» – татар халкының тарихи бренды, Коръәннең дөньядагы иң яхшы басмаларының берсе. «Казан басмасы» өчен татарлар шул чорда Татарстан территориясендәге традицион язма шрифтларга нигезләнеп, махсус шрифтлар уйлап таба. Мөселман дөньясында шундый гыйбарә бар: "Коръән Хиҗазда иңгән, Истанбулда – язылган, Каһирәдә – укылган, Казанда – басылган".

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана