Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рабигыль-әүвәл ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

08 ноябрь 2018 ел 15:51
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рабигыль-әүвәл ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллахи вә бәрәкатүһ!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән барлык мөселманнарны да исламдагы иң күркәм айларның берсе – Рабигыль-әүвәл ае башлануы белән ихластан котлыйм!

Бүген кояш баю белән мөселман календаре буенча өченче ай – Рабигыль-әүвәл ае башлана. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр. Мәүлид – туу, туган вакыт мәгънәсен аңлата. Бу айда Аллаһы Тәгаләнең сөекле рәсүле, Ахырзаман пәйгамбәре Мөхәммәд ﷺ дөньяга килгән.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Раббыбызның Мөхәммәд Пәйгамбәрне ﷺ үзенең илчесе, рәсүле итеп җибәрүе – безгә күрсәткән иң зур рәхим-шәфкатедер. Коръәни-Кәримдә әйтелә: (Ий,Мөхәммәд) Без сине бары тик рәхмәт билгесе итеп галәмдәге халыкларга күндердек” (“Әнбия (Пәйгамбәрләр)” сүрәсенең 107 нче аяте). Шуңа күрә Рабигыль-әүвәл Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен искә төшерү ае булып тора. 

Дин кардәшләребез арасында Рабигыль-әүвәл ае дәвамында мәчетләрдә, өйләрдә Сөекле Пәйгамбәребезне ﷺ олылап вәгазьләр уку, мөнәҗәтләр башкару, догалар кылу гадәтләнгән. Дини мәҗлесләр оештырып салаватлар әйтү - Пәйгамбәребезне ﷺ мактау – да күркәм гамәл. Раббыбыз да «Әхзаб» сүрәсенең 56 нчы аятендә безгә Пәйгамбәребезгә ﷺ карата салаватлар әйтергә боера: «Аллаһ үзе вә фәрештәләре Пәйгамбәргә салават әйтәләр, ий мөэминнәр, сез дә Пәйгамбәргә салават әйтегез һәм сәлам әйтегез» («Әхзаб / Гаскәрләр», 33:56).

Пәйгамбәребезнең ﷺ тормышы һәм аның камил холкы һәр мөселман өчен өлге, үрнәк булып тора, аның нәсыйхәтләре калебләребезне ныгыта, күңелләребезне нурлы итә. Хәдисләре гыйлемле булырга, сабырлыкка, юмартлыкка өйрәтә. Мөхәммәд ﷺ юлы – кешелек өчен хак юл һәм Кыямәт Көненә кадәр юлыбызны яктыртучы пакь Сөннәт ул. Үзенең тышкы кыяфәте һәм югары әхлагы белән без аңа охшарга тиешбез, чөнки Коръән Кәримдә болай диелгән: (Ий Мөхәммәд!) әйт: "Әгәр Аллаһыны сөяр булсагыз, миңа иярегез, миңа иярсәгез – Аллаһы сезне сөяр һәм гөнаһларыгызны ярлыкар. Тәүбә итеп, Аллаһы юлына керсәгез, Ул, әлбәттә, ярлыкаучы һәм рәхимле” (“Гыймран гаиләсе” сүрәсе, 31 нче аять).

Аллаһы Тәгалә күрсәткән тугры юлны өйрәтүче Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ сөннәтенә ияреп, безгә аның тормышыннан үрнәк алып яшәргә, Раббыбызның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешергә насыйп итсен! Мәүлид аенда Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар багышларга, бергәләп догалар кылырга язсын!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана