Татарстан мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов белән очрашты

08 ноябрь 2018 ел 15:02
Татарстан мөфтие Нәфигулла хәзрәт Аширов белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов белән очрашты. Очрашуда хәзрәтләр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең нәшрият эшчәнлеге хакында сөйләштеләр, аерым игътибарны  атаклы татар дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләрен бастыруга багышладылар. Билгеле булганча, Нәзарәтнең «Хозур» нәшрият йорты күптән түгел аның «Хакк әл-мәгърифә вә хусн әл-идрак би-ма йалзам фи вүҗүб әл-фитр вә-л-имсак» хезмәтен нәшер итте. Китап рус теленә тәрҗемә ителеп "Книга истины познания и прекрасного осознания о причинах обязательности разговения и поста" исеме астында бастырылды. Моннан тыш, быел галимнең алты томлык җыентыгы да дөнья күрде: ул үз эченә танылган китапларны туплаган. Әлеге җыентыкны мөфти хәзрәтләре Төмәннән килгән кунакка истәлеккә бүләк итеп тапшырды. Бүген исә мөфти Нәфигулла хәзрәткә Мәрҗанинең тагын "Тазкирател мүниб фи адами тазкияти ахли салиб” кулъязмасы китап итеп чыгачагы турында да хәбәр итте.

Әңгәмә барышында шулай ике Диния Нәзарәтләренең үзара хезмәттәшлекне ныгыту турында да сүз барды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана