Атикага мускулларын ныгытырга ярдәм итик

09 ноябрь 2018 ел 13:27
Атикага мускулларын ныгытырга ярдәм итик

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. Узган атнада әлеге акция кысаларында җиде яшьлек Зиннур Кильдеевны дәвалауга акча җыю игълан ителде. Сабыйда – аутизм. Ул сөйләшми. Бер курсның бәясе – 50 775 сум. Сезнең ярдәм белән әлеге сумма тулысынча җыелып бетте һәм Зиннур тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчерелде.

Бүген исә шул ук акция кысаларында тагын бер бала – Алабуга районында яшәүче җиде яшьлек Атика Яруллинаны дәвалауга акча җыю игълан ителә. Ул катлаулы диагноз – ДЦП белән көрәшә. Сабый вакытыннан алда, җитлекмичә туа. Атика тотынып кына йөри ала. Шул ук вакытта акыл үсеше ягыннан ул яшьтәшләреннән калышмый. Бик әйбәт сөйләшә. Әкренләп укырга да өйрәнә башлаган. Атика – бик иҗади кыз. Ул рәсем ясарга бик ярата.

Әти-әнисе сабыйны тернәкләндерү үзәкләренә мөмкин кадәр ешрак йөртергә тырыша. Иппотерапия, ягъни атлар ярдәмендә дә дәваланалар. Киләсе елның апрелендә сабыйны катлаулы операция көтә. Табиблар, кызның аякларына операция ясаганнан соң, ул балтыр һәм тез буыннарын бөгә һәм турайта алачак, дип ышандыра. Бу, үз чиратында, сабыйның тулысынча тернәкләнеп, аякка басачагына өмет уята. Әмма операциягә кадәр табиблар баланың арка мускулларын ныгытырга киңәш итә. Шуңа вакытны кулдан ычкындырмаска һәм интенсив рәвештә тернәкләнү курслары узарга кирәк. Бер тернәкләнү курсының бәясе – 100 мең сум.

Хөрмәтле дин кардәшләребез! Әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм Атикага ярдәм кулы сузасыгыз килсә, 7715 номерына САДАКА сүзен язып SMS җибәрегез! Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы).

Аллаһы Тәгалә кылган гамәлләрегездән разый булсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана