Балтачта тантаналы рәвештә мөфти катнашында малайлар өчен мөселман пансионаты ачылды

09 ноябрь 2018 ел 15:25
Балтачта тантаналы рәвештә мөфти катнашында малайлар өчен мөселман пансионаты ачылды

Бүген изге җомга һәм Мәүлид аеның беренче көнендә Балтач районы Бөрбаш авылында күптән көтелгән сөенечле вакыйга: 40 балага исәпләнгән малайлар өчен мөселман пансионатын ачу тантанасы узды. Әлеге чарада мәртәбәле кунаклар: Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова,  пансионат идеясе авторы – Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Балтач районы хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин, республикабызның казыят һәм мөхтәсибәт вәкилләре, җирле дин әһелләре катнашты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин бүгенге шатлыклы вакыйганың Рабигыль-әүвәл аеның беренче көненә туры килүе шатлык өстенә шатлык өстәде, дип билгеләп үтте. Мөфти әлеге пансионатның киләчәктә милләтебезнең рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклауда зур таяныч булачагына ышаныч белдерде.

«Хәзерге вакытта Бөрбаштагы кебек пансионатлар балаларның рухи үсешләре өчен бик мөһим. Мәдрәсәләрдә укып чыгучылар, ин шә Аллаһ, сөннәтебезне яшәтүчеләр булырлар», –диде Камил хәзрәт.

Бөрбаш авылы мәдәният йортында узган тантаналы чарада Камил хәзрәт Сәмигуллин "Ярдәм" фонды меценаты ордены белән бүләкләнде. Әлеге бүләкне Татарстан мөфтиенә Илдар хәзрәт Баязитов тапшырды.

Балтач районы Бөрбаш авылында пансионат шушы авылда яшәп эшләүче, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевның башлангычы һәм тырышлыгы белән тормышка ашты. “Пансионат быелның беренче сентябреннән үз ишекләрен ачты. Ул аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче ир балаларга исәпләнгән. Сәгать көндезге өчкә кадәр балалар Бөрбаш урта мәктәбендә дөньяви белем ала һәм укудан соң мәчеттә рухи-әхлакый тәрбия дәресләрен үзләштерә, пансионатта аларга яшәү, дәрес әзерләү, киемнәрен чистарту һәм юу өчен барлык мөмкинлекләр булдырылган”, – дип сөйләде Җәлил хәзрәт.

Баш казый сүзләренчә, хәзерге вакытта пансионатта 5-8нче сыйныфларда белем алучы унөч бала яши. Араларында Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Казаннан килгән балалар да бар. Беренче чирек барышында алар татар телен үзләштергән. Алга таба мәчеттә дин дәресләре башланачак. Киләчәктә балалар белем үзләштерүне Россия ислам институтында дәвам итә алачак.

Мөселман пансионатында ир-балалар шулай ук инглиз, төрек һәм гарәп телләрен, ислам дине нигезләрен дә үзләштерәчәкләр. Дин гыйлеме һәм тәрбия дәресләрен Балтач районы Җәмигъ мәчете мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре үткәрәчәк. Шулай ук, егетләрнең спорт әзерлегенә аерым игътибар биреләчәк. Алар татарча көрәш һәм хоккей белән шөгыльләнәчәк. 

Пансионат ачылышы тантанасы узганнан соң, әлеге чарада катнашучылар Бөрбаш авылы мәчетенә юнәлде. Җомга намазын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин алып барды. Вәгазь темасы Мәүлид аеның фазыйләтләренә багышланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана