Казанда "Ислам. Беренче адымнар" мәктәбе ачылды: намаз уку дәресенә 70тән артык кеше килде

10 ноябрь 2018 ел 12:18
Казанда "Ислам. Беренче адымнар" мәктәбе ачылды: намаз уку дәресенә 70тән артык кеше килде

Бүген Казанда «Ислам. Беренче адымнар» проекты кабат үз эшен башлап җибәрде. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында проектны ачу тантанасы узды. Беренче дәрескә килүчеләр саны 70тән артып китте. Кыска вакытлы бу курслар аларга тиз арада намаз укырга өйрәнү һәм ислам нигезләре белән танышу мөмкинлеген булдырачак. Проект күптән түгел генә исламга килгән, еш кына нәрсәдән башларга кирәклеген, дин нигезләрен кайда үзләштереп булуын белмәгән мөселманнар өчен махсус тормышка ашырыла.

Чара Изге Коръән аятьләре укудан башланды. Шуннан соң сүз ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге башлыгы Айгөл Биктимеровага тапшырылды.

 – «Ислам. Беренче адымнар»» – ислам динен өйрәнүдә беренче адымнарын ясаучыларны берләштерә торган проект,  - диде ул «шәкертләр»гә мөрәҗәгать итеп. – Проект теләге булган һәркемгә исламның төп кануннарын үтәү өчен кирәкле белемне үзләштерү мөмкинлеген булдыра. Әйтик, бүген сез тәһарәт алырга өйрәнәчәксез. Киләсе дәресләрдә намазны дөрес уку тәртибе белән танышачаксыз, гомумән, ислам нигезләренә төшенәчәксез. Нидер аңлап җиткермәсәгез яки сезгә авыр булып тоелса, берүк туктап калмагыз, башланган эшегезне ахырына кадәр җиткерергә тырышыгыз! Иң мөһиме – өстәмә сораулар бирүдән курыкмагыз. Ә алар, һичшиксез, күп булачак. Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ әйткән: «Аллаһның динен аңларга омтылган кешене Аллаһы Тәгалә мәшәкатьләрдән азат итәр һәм көтмәгән урында нигъмәтләре белән бүләкләр».

– Бүген Аллаһы Тәгалә сезне үзенең иң зур нигъмәте белән бүләкләде – ул сезнең йөрәкләрегезне ачты һәм беренче адым ясау мөмкинлеген бирде. Дәресләребездә катлаулы терминнар кулланылмаячак – иң гади нәрсәләрне генә өйрәнәчәкбез, – дип ышандырды проектның кураторы Лилия Ильясова.

«Казанның меңьеллыгы» исемендәге мәчет (Петровский бистәсе) имамы Мөхәммәд хәзрәт Мифтахов ислам диненең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде. Ул Аллаһының рәхмәте киң булуын билгеләп, кеше нинди генә изге гамәл кылмасын ул аның нәтиҗәсен яки бу дөньяда яки ахирәттә күрәчәк, диде. Моңа дәлил рәвешендә ул түбәндәге Коръән аятен китерде: «Аллаһы Тәгалә бәндәләренә тузан кадәр дә золым итми, бәлки бәндәләр Аллаһыга карышып үзләренә золым итәләр. Әгәр ул тузан бөртеге кадәр эш – изгелек булса, Аллаһ ул изгелекне арттырыр һәм рәхмәтеннән олы әҗерне бирер. («Ән-Ниса» сүрәсе).

- Аллаһы Тәгалә һәрберебезне ярата. Юкса ул безгә шулкадәрле нигъмәтләрен бирмәс иде.  Без көн саен уянабыз, күзләребезне ачабыз, аякларыбызга басып йөрибез, әмма безгә боларны эшләргә кемнең мөмкинлек бирүе хакында уйлап та карамыйбыз. Без бары тик Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән генә сулыйбыз, яшибез. Ул кешеләр үти алмаслыкны үтәргә кушмый. Әйтик, көненә бик вакыт намаз укуның бернинди авырлыгы юк. Бу күп вакыт сорый торган гамәл дә түгел. Без шуны онытмаска тиеш: Кыямәт көнендә икенче сорау нәкъ менә намаз турында булачак, - диде ул.

Вәгазьдән соң, проектта катнашучылар Галиев мәчетенә күчте. Биредә алар якыннанрак танышсын өчен тренинг уздырылды. Һәркемгә «Ислам. Беренче адымнар» эш дәфәре таратылды. Анда һәр мөселман белергә тиешле мәгълүмат киң катлау укучыларга аңлаешлы гади тел белән язылган. Беренче дәрестә “шәкертләр” тәһарәт алырга өйрәнде. Дәресләрне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр хәрәкәте волонтерлары үткәрде.

15 декабрьдә проектны ябу тантанасы булачак. Бу көнне катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашыр дип көтелә. Моннан тыш, аларга «Ислам. Беренче адымнар» проектында белем алу турында шәһадәтнамәләр тапшырылачак. Очрашу Коръән ашы белән дәвам итәчәк.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 12.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үтә.  Киләсе ике дәрестә катнашучылар намаз укырга өйрәнәчәк. Шулай ук гакыйдә (иманның төп баганалары) һәм сира дәресләре (Мөхәммәд пәйгамбәребез, аның тормышы һәм эшчәнлеге) булачак. Моннан тыш, өлкән буын вәкилләренә Коръән мәҗлесен уздыру һәм зыярәт кылу буенча лекцияләр уздыру ниятләнә.

Дәресләр бушлай татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барыла. Ислам нигезләрен өйрәнергә килүчеләрне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең гыйлемле һәм тәҗрибәле хәзрәтләре, шулай ук шәригать кануннары буенча яшәүче мөселман яшьләре укытачак. Проектта катнашкан һәркемгә бүләкләр өләшү каралган.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана