Мөфти Дагестан делагациясе белән очрашты

10 ноябрь 2018 ел 17:55
Мөфти Дагестан делагациясе белән очрашты

Бүген Татарстан мөфтие Казан шәһәренең “Тынычлык” мәчетендә Дагестанннан килгән бер төркем мөхтәрәм кунакларны кабул итте. Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашырга Дагестан мөфтие урынбасары Әхмәд Магомедов, ислам медицинасы буенча белгеч, теолог Магомед Абдурахманов, Дагестан диаспорасының рухи-әхлакый юнәлеше җитәкчесе Шамил Корбанов, Дагестан Республикасының Милли сәясәт министрлыгы вәкиле Шамил Абдулхаликов, шулай ук танылган спортчылар – Ибраһим Саидов һәм Әюб Гимбатов килгән иде. Моннан тыш, әлеге делегацияне дини, уку-укыту, гыйлем үзәкләрендә эшләүче хатын-кызлар да тулыландырды.

Очрашуда сүз күбрәк спорт һәм яшьләр белән эш турында барды. Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакларга Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең яшьләр сәясәте һәм дәгъват эшчәнлегендә актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау төп юнәлешләрнең берсе булуы турында белдерде, мөфтият оештырган спорт чараларына игътибарларын юнәлтте. “Спорт чаралары һәм турнирлар оештыру буенча актив эш яшьләр арасында дини күрәлмаучанлык, сабырсызлык идеяләренә көрәштә бик нәтиҗәле булуын күрсәтте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Көчле мөселман Аллаһы каршында, көчсез мөселманга караганда, күркәмрәк һәм сөеклерәк, гәрчә аларның икесендә дә хәерлелек бар...” – диде ул. 
Моннан тыш, Татарстан мөфтие быел республикабыз имамнары катнашында беренче тапкыр массакүләм төстә “Хезмәткә һәм саклануга әзер” (ГТО) Бөтенроссия физик тәрбия-спорт комплексы сынаулары (тестлар) нормативларын тапшыру буенча чараларда катнашу турында сөйләде. Шулай ук Мәрҗани исемендәге Кубокка джиу-джитсу буенча Бөтенроссия турниры һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Кубогына көрәш һәм армрестлинг буенча Республика турнирлары уздыру турында әйтеп үтте.

Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең мәгърифәтчелек, нәшрият өлкәсендәге казанышларына да тукталды. Мисал өчен, Татарстан мөфтияте әзерләп бастырган Коръән басмасы аерым билгеләп узылды: 2017 елда әлеге басма Россиядә ислам үсеше тарихына кереп калды – ул рәсми рәвештә дөньякүләм стандартларга тәңгәл килә дип танылды. Камил хәзрәт кунакларны “Тынычлык” мәчетенең китапханәсе белән таныштырды, төрле елларда һәм төрле илләрдә басылып чыккан Коръән басмаларын күрсәтте.

Дагестан мөфтие урынбасары Әхмәд Магомедов күркәм очрашу оештырганы өчен Татарстан мөфтиенә рәхмәтләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана