«Хозур» нәшрият йорты «Россия – Ислам дөньясы» СКТ рәисе премиясенә лаек булды

12 ноябрь 2018 ел 13:44
«Хозур» нәшрият йорты «Россия – Ислам дөньясы» СКТ рәисе премиясенә лаек булды

Бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы ахырында Татарстан Республикасы Президенты һәм төркемнең рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» илкүләм премиясен тапшырды. 2018 елгы премия ияләренең берсе булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты танылды. Лауреат дипломы ТР мөфтие киңәшчесе, нәшрият йортының директоры Ришат Хәмидуллинга «Просто о главном» фильмы өчен тапшырылды. Әлеге фильм экстремизмга дини һәм милләтара низагларны профилактикалауга юнәлтелгән социаль роликларны берләштерә.

Дипломда фильмның «хакыйкый ислам турындагы белемнәрне тарату һәм арттыруга, Россия халыкларының үзара килешүчәнлеккә ирешүенә, дәүләт-конфессияләр мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә әһәмиятле өлеш кертүе» хакында билгеләп үтелә. Фильм җәмгыятьтә традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан әзерләнгән. Бу мөфти Камил хәзрәт тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше дип билгеләнде, аны «Хозур» нәшрият йорты гамәлгә ашыра.

Татарстан мөфтиятенең иң мөһим пропаганда чараларының берсе булып нәзарәтнең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы санала. Ул «Таттелеком» ААҖ ярдәме белән тормышка ашты. Хәзер телеканал  татар һәм рус телләрендә интернетта huzurtv.ru сайтында Россиянең берничә төбәгендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

2018 елның 25 октябрендә «Россия – Ислам дөньясы» илкүләм премиясенә конкурс эшләрен кабул итү төгәлләнде. Быел жюри карамагына 34 гариза тапшырылды. Эшләрне Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты фәнни җитәкчесе Виталий Наумкин рәислегендәге абруйлы жюри бәяләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана