Татарстан мөфтие “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында катнашты

12 ноябрь 2018 ел 13:39
Татарстан мөфтие “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең пленар утырышында катнашты

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеменең IV Утырышында катнашты. Әлеге чара Дагыстан Республикасында узды.

Яшьләр арасында экстремизмга каршы тору һәм тыныч ислам традицияләрендә укытуга багышланган утырышта МГИМО МИД РФ Цивилизацияләр партнерлыгы директоры, координатор Вениамин Попов чыгыш ясады. РФ Владимир Путинның сәламләвен укып, Татарстан Президенты һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов утырышның пленар өлешен ачты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп узганча, төркем эшчәнлегендә мөһим юнәлешләрнең берсе булып мәгариф һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә хезмәттәшлек тора. “Татарстанда мондый эшнең билгеле бер тәҗрибәсе тупланган, һәм без аның белән бүлешергә әзер”, – диде ул һәм мәгариф сәясәте барыннан да бигрәк яшьләр категориясенең һәрберсенә шәхси якын килүне исәптә тотуга юнәлтелгән.

“Бүген Татарстанда күп проектлар тормышка ашырыла, алар яшьләрнең мөмкинлекләрен тормышка ашыруны күздә тота. Зур игътибар мөселман мәгарифенә бирелә. Республикада мәгариф системасы дүрт баскычлы: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия. Мәчет каршындагы курсларда утыз меңгә якын кеше белем ала. Татарстанда тугыз мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 220 мөгаллим эшли һәм дүрт мең шәкерт белем ала. “Болгар ислам академиясе төзү башлангычын РФ Президенты Владимир Путин хуплады, ул дини мәгариф системасын төгәлләүче этап булып тора. Аның оештыручылары булып үзәкләшкән мөселман оешмалары, шул исәптән Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тора”, – дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Үз чыгышын төгәлләп, ул “Россия – Ислам дөньясы” стратегик күзаллау төркеме әгъзалары каршында чыгыш ясап, Яшь лидерлар академиясе тәкъдиме белән чыкты. Әлеге башлангыч югары квалификацияле яшь кадрлар әзерләүне җайга салуны күздә тота. Академия кысаларында Россиядә (Болгар академиясе базасында), шулай ук проектны тормышка ашыруда кызыксыну белдергән ислам илләрендә курслар оештырып яшьләрне әзерләү программасын булдыру тәкъдим ителә.

Бүген «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең IV утырышы ахырында Татарстан Республикасы Президенты һәм төркемнең рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов «Россия – Ислам дөньясы» илкүләм премиясен тапшырды. 2018 елгы премия ияләренең берсе булып ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты танылды. Лауреат дипломы ТР мөфтие киңәшчесе, нәшрият йортының директоры Ришат Хәмидуллинга «Просто о главном» фильмы өчен тапшырылды. Әлеге фильм экстремизмга дини һәм милләтара низагларны профилактикалауга юнәлтелгән социаль роликларны берләштерә.

Дипломда фильмның «хакыйкый ислам турындагы белемнәрне тарату һәм арттыруга, Россия халыкларының үзара килешүчәнлеккә ирешүенә, дәүләт-конфессияләр мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүгә әһәмиятле өлеш кертүе» хакында билгеләп үтелә. Фильм җәмгыятьтә традицион ислам кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан әзерләнгән. Бу мөфти Камил хәзрәт тарафыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше дип билгеләнде, аны «Хозур» нәшрият йорты гамәлгә ашыра.

Татарстан мөфтиятенең иң мөһим пропаганда чараларының берсе булып нәзарәтнең «Хозур ТВ» мөселман телеканалы санала. Ул «Таттелеком» ААҖ ярдәме белән тормышка ашты. Хәзер телеканал  татар һәм рус телләрендә интернетта huzurtv.ru сайтында Россиянең берничә төбәгендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана