«Оедым мин ошбу имамга…»

13 ноябрь 2018 ел 09:10
«Оедым мин ошбу имамга…»

«Гаиләңдә, хуҗалыгыңда тәртип булмаса, вәгазь сөйләп кенә башкаларны тәртипкә өндәүдән ни файда?»

Урамда көз хакимлек итә: ноябрь уртасы. Агачларда яфраклар калмаган. Көне салкын булса да, кояшы – юмарт. Кышкы буранлы көннәрдә, яшьлекләрен сагынган өлкәннәр кебек, кояш нурларын сагынырбыз әле... Хәер, язмабызның бүгенге герое – Балык Бистәсе районы Тәберде Чаллысы авылы мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Сафин үткәннәрен сагынып, гомернең көзенә җиттек дип көрсенеп утыра торганнардан түгел. Яше җитмеш биштә булса да, күңеле һаман унсигездә аның. Төз гәүдәле, тынгысыз йөрәкле хәзрәт бүген дә алгы сафта. Күзләрендә яшьлек дәрте балкый, энергиясе ташып тора, хәтере дә – СөбханАлла! Беренче кар төсенә кергән чал чәчләре генә тупланган тормыш тәҗрибәсе турында сөйли...

 «Мулла Нәҗип» малае

Тәберде Чаллысы – тарихи авыл (Тәберде – «Тәңре бирде» дигәнне аңлата). Заманында бу җирләрдә зурлыгы һәм әһәмияте буенча Казан ханлыгының иң билгеле калаларыннан берсе – Борынгы Чаллы шәһәре биләмәләре урнашкан була. Тарихчылар, ханлык чорына караган әлеге авыл, атамасы буенча, дини җитәкчеләрнең, ислам казыйларының вакыф җирләре буларак хезмәт иткән, дип фаразлый.

Татарстаныбызда имамлык итү нәселдән-нәселгә күчкән гаиләләр бар. Мансур хәзрәт Сафин – әнә шундый затлы нәсел дәвамчыларының берсе. Аның бүген диндә булуына, иң беренче чиратта, шушы фактор йогынты ясаган. Туган авылы тарихы, нәсел-нәсәбе турында сәгатьләр буе сөйли ала Мансур хәзрәт. Ул сөйләгән истәлекләрдә, әйтерсең, зыялы бер гаилә тарихы гына түгел, татар халкының язмышы да чагылыш тапкандай була...

Архив документларыннан күренгәнчә, 1860 елда Тәберде Чаллысындагы ике мәчетнең берсенә Мансур хәзрәтнең бабасы (әтисенең әтисе) Шакир указлы мулла итеп билгеләнә. Ул заманының атаклы имамнарыннан санала. Сүз уңаеннан, Мансур хәзрәт бабасының нигезен суытмаган: яшь чагында ук бу урынга агачтан зур йорт салып куйган һәм бүгенгәчә шунда гомер кичерә. Шакир мулла вафатыннан соң, указлы мулла булып, аның олы улы Мәгъсүм кала. Соңрак, 1930 елларда ул дини җитәкче буларак гаепләнә һәм Чистай төрмәсенә озатыла. Мәгъсүм мулланның шуннан соңгы язмышы билгеле түгел... Әтисенең башка абыйлары Гариф белән Зариф исә Тәберде Чаллысы авылының беренче мөгаллимнәре булган. Алар укыткан да, авылдагы уку йортында да (изба-читальня) эшләгән. Соңрак, «мулла балалары» дип гаепли башлагач, шахтага чыгып киткән.

Мансур хәзрәтнең әтисе Нәҗип исә, мулла вазыйфасын башкармаса да, авылдашлары аны «мулла Нәҗип» дип атаган. Шакир мулла вафатыннан соң, Мәгъсүм абыйсы тәрбиясендә үскән, аннан дини белем алган Нәҗип заманына күрә бик гыйлемле, грамоталы һәм зирәк акыллы кеше була. Ул рус, гарәп телләрен белә. Рәсми кәгазьләрне – дәүләт структураларына хатмы ул, башка мөрәҗәгать булсынмы, – авылдашлары гел аннан яздырта торган була. Архивта саклана торган документларда Нәҗип Әхмәтсафин 1920 елда укытучы буларак искә алына. Соңрак авыл советы сәркатибе, колхозда бригадир булып эшли. Мулла малае булганы өчен, гомере буе эзәрлекләүләргә дучар ителә. Берничә мәртәбә, хатыны һәм җиде баласын алып, туган авылын ташлап чыгып китәргә мәҗбүр була... Әтисенең халык телендәге исеме Мансур хәзрәткә дә күчә: аны яшьтән үк «мулла Нәҗип малае» дип йөртәләр. Әнисе Миңнесорур – Түбән Тегермәнлек авылының Хилалетдин мулла кызы. Мансур хәзрәтнең бу бабасы да тирә-якта билгеле мулла була. Аны «шәкерт абый» дип йөрткәннәр (ул Түбән Тегермәнлектәге мәдрәсәдә укыткан булса кирәк). Революция башлангач, Хилалетдин мулланы алып китәләр.

«Әти белән әни бервакытта да намазларын калдырмадылар. Әни гомер-гомергә районның иң данлыклы абыстайларыннан саналды», – дип искә ала Мансур хәзрәт.

Хезмәт кенәгәсендә – бер генә язма

Мансур хәзрәт Сафин Бөек Ватан сугышы вакытында, 1943 елның ноябрь аенда, дөньяга килә. Ленинград өчен барган сугышларда каты яраланганнан соң, демобилизацияләнеп авылга кайткан әтисе өчен зур шатлык була ул. Әмма бу бәхет озакка бармый: үсмер Мансурга 13 яшь вакытта, әтисе, сугыш яраларыннан тернәкләнә алмыйча, үлеп китә... Якын кешесен яшьли югалтса да, Мансур хәзрәт гомере буе әтисенә охшарга омтылып яши, гамәлләрен дә «әти ничек эшләр иде, әти нәрсә әйтер иде?» дигән үлчәүгә салып башкара.

Хәзерге заман өчен сирәк күренеш булса да, арабызда гомерләрен бер генә шөгыльгә багышлаган кешеләр очрый. Гадәттә, аларның хезмәт кенәгәләрендә дә бер генә язма була. Мансур хәзрәт әнә шундый фидакарь, һөнәренә тугры җанлылар рәтеннән. 1960 елда ул район Төзү-монтажлау идарәсенә эшкә алына һәм лаеклы ялга чыкканчыга кадәр шунда хезмәт куя. Төрле елларда мастер, прораб, баш төзүче-инженер булып эшли. Балык Бистәсе районында Мансур хәзрәтнең «кулы тимәгән» объектлар сирәк: бер авылда – хастаханә, икенчесендә – мәдәният йорты, өченчесендә – мәктәп, дүртенчесендә – балалар бакчасы. Тагын кибет, даруханә, банк һәм башка биналар... Аларның һәркайсында язма героеның тырышлыгы, осталыгының өлеше бар.

Ислам динендә вакытның кадере, аны мәгънәле файдалануга аерым игътибар бирелә. Әтисе кебек, эшне җиренә җиткереп һәм вакытында башкаруы, җаваплылыгы белән хезмәттәшләренең дә, авылдашларының да хөрмәтен яулый Мансур хәзрәт. Яраткан эшендә янып йөрүе хөкүмәт тарфыннан да билгеләнмичә калмый. Кыскасы, гомере буе мактау тактасыннан төшмәгән шәхес ул. Авылдагы иң беренче зур агач йорт та Мансур хәзрәтнеке була. Башкалар килеп, аныкыннан үрнәк алып китә. 1991 елда беренчеләрдән булып шәхси крестьян-фермерлык хуҗалыгы оештыра.

«Дүртле! Нишләп гаеткә бардың әле син?»

«Совет чорында үстек бит, диннең тыелган чагы. Гает намазларын качып кына зиратта яки кайбер авылдашларның ишегалларында, салам җәеп, укыдык. Бик күзәтәләр иде», – дип сөйли Мансур хәзрәт. 1957 елның апрелендә ул беренче тапкыр зиратка гаеткә бара. Шуннан бирле аның бер генә гаетне дә калдырганы юк. Мансур хәзрәтнең җиденче сыйныфта укыган чагы була бу. Ул, гаеттән соң, соңга калмый-нитми мәктәпкә бара. Математика укыткан мәктәп директоры беренче булып нәкъ менә аны такта янына чыгара. «Укытучы биргән мисалны дә, мәсьәләне дә чиштем, өстәмә сорауларына да җавап бирдем. Ахырда «Бишлелек җавап бирдең, тик дүртле куям! Нишләп гаеткә бардың әле син?» – дип орышканы әле дә хәтердә», – дип искә ала Мансур хәзрәт. Комсомолга да озак вакыт керми йөри ул. Монысы армиядә вакытта була. Куба кризисының иң кызган чорында, Оренбург якларында урнашкан сынау полигоннарының берсендә хезмәт иткәндә, туган ягын үлеп сагынган 21 яшьлек егет, «Комсомолга керсәң, өйгә ялга кайтарабыз» дигән хәйләгә «каршы тора алмый» һәм комсомол сафларына керергә мәҗбүр була. Соңрак, күп тапкырлар, «алтын таулар» вәгъдә итеп, партиягә керергә дә үгетлиләр аны. Әмма, ничек кенә кыстамасыннар, нәрсә белән генә кызыктырмасыннар, Мансур хәзрәт сайлаган рухи юлына тугры кала – партиягә керми.

«Остазым истән чыкмый»

Мансур абый төзелеш оешмасында эшләгәндә үк, үзлектән гарәпчә укырга, язарга өйрәнә, шул чорда ук яшьләргә догалар өйрәтә торган була. Шулай да, Ислам дине нигезләренә аны остазы – авылда егерме еллап мулла булып торган Габделхәй хәзрәт төшендерә. Бу аз сүзле, тыйнак, гыйлемле, «мулла малае булганы өчен» дистә ел төрмәдә утырып кайткан тетрәндергеч язмышлы кеше була.

Мансур хәзрәтнең аңлы рәвештә дин юлына басуы узган гасырның 80нче еллары уртасына, Татарстанда ислам яңарышы башланган чорга, туры килә. Шул вакыттан бирле ул биш вакыт намазын калдырмый.

Габделхәй мулла вафатына берничә көн кала аны үзенә чакырып китереп, имамлыкны үз өстенә алуын сорый. Ләкин ул вакытта Мансур хәзрәт, дини яктан миннән дә гыйлемлерәк кешеләр бар дип, бу эшкә алынырга җөръәт итми, дөресрәге, үзен бу дәрәҗәгә лаек дип санамый. Габделхәй мулладан соң, авыл мәчете имамы вазыйфаларын төрле елларда Зөфәр, Вафа һәм Әхмәтхан хәзрәтләр башкара. 2002 елда Әхмәтхан хәзрәт Мансур абыйны үз урынына калдырып китә.

«Хаҗга баргач: «Минем урында әти булырга тиеш иде», – дип еладым»

Моннан егерме ел элек, 1998 елда Мансур хәзрәт, районда беренчеләрдән булып хаҗ кылу бәхетенә ирешә. Артык нечкә күңелле кеше булмаса да, изге җирләрдә күңеле йомшарып, күз яшьләрен тыя алмый. Әтисе узган сынауларны күз алдыннан кичереп: «Минем урында әти булырга тиеш иде!» – дип елый. Хәзрәт хаҗ сәфәре көндәлегенә ниләр теләп, дога кылуын теркәп бара. Көндәлегендәге язмаларны безгә дә күрсәтте. Теләкләрнең берсе болайрак яңгырый: «Йә Раббым, авыл яшьләренә күркәм холык, тәүфыйк биреп, олыларны олы, кечеләрне кече күреп, аларның ислам динен тотучылар, аңа куәт бирүчеләр булып яшәүләрен насыйп итсәң иде!».

Шөкер, Мансур хәзрәтнең бу теләге билгеле бер дәрҗәдә тормышка ашкан дисәк тә ялгыш булмас. Без Тәберде Чаллысына килгән көнне мәчеттә балалар өчен көзге дини курслар башланды. Гомумән, Мансур хәзрәт башлангычы белән, мәктәп каникуллары вакытында мәчеттә елның һәр фасылында сабыйларның ялын оештыралар. Малайлар һәм кызлар сүрәләр ятлый, гарәпчә укырга-язарга өйрәнә. Аларга тәмле ашлар, күңелле уеннар әзерлиләр. Әйтик, узган җәйдә мәчеткә барлыгы иллегә якын бала йөргән. Алар, күршедәге Котлы Бөкәш, Биектау, Казаклар Чаллысы авылларыннан килеп тә, ислам нигезләренә төшенгән. Күптән түгел мәчеттә 500данә тираж белән «Тәрбияле бала» дигән татар-мөселман балалары газетасы чыга башлаган.

Галия абыстай Минһаҗева Мансур хәзрәтне алтмыш елга якын белә. Алар монтажлау-төзелеш оешмасында бергә эшләгән. «Мансур хәзрәт бик тәртипле, ярдәмчел, ачык күңелле, кешеләр белән уртак тел таба, үзенә карата белә торган ихлас кеше. Имам-хатыйб итеп билгеләнгәнче үк, иске мәчеттә дин нигезләре буенча дәресләр алып барды. 1996-2002 елларда исә Тәберде Чаллысының хәзерге мәчетен төзү эшләренә җитәкчелек итте», – дип сөйләде Галия абыйстай язмабыз герое турында.

Балык Бистәсе районының Трой Урай авылы имамы Фәйзерахман хәзрәт Сөләйманов исә Мансур хәзрәтне илле елга якын белүен, аның туры сүзле, әйткән сүзенә тугры кала, башлаган эшен ахырына җиткерә торган кеше икәнлегенә басым ясады.

«Ул вәгазен балалардан алып бабайларга кадәр аңлаешлы булырлык итеп сөйли, төп мәгънәсен ачып сала белә. Һөнәре буенча укытучы булмаса да, аның балалар белән эшләү рәвеше күпләр өчен үрнәк. Авылның 75 процент халкы анда намаз укырга өйрәнде», – дип сөйләде ул.

«Энерджайзер бабай»

Мансур хәзрәт – үрнәк гаилә башлыгы да әле. Тормыш иптәше Мәрьям апа белән былтыр алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Ике кызлары Энҗе белән Гөлнара Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, хәзерге вакытта укытучы булып эшли. Оныклары өчен Мансур хәзрәт «энерджайзер бабай»: яшем җитмеш биштә дип тормый, алар белән бергәләп балык тота, туп тибә, су коена, бии, кызык рифмалар кулланып, телдән, үзенә генә гына хас дүртьюллыклар уйлап чыгара. Өйдә дә тик тормый – бик яратып яшелчә үстерә, умарта тота. Соңгы арада мәчет янында балалар мәйданчыгы, ял итү урына булдыру нияте белән янып яши.

Киләчәкне уйлап...

Хәзерге вакытта Мансур хәзрәт өйлә, җомга һәм гает намазларын алып бара. Икенче ай инде калган 4 вакыт намазны аның ярдәмчесе – Раил хәзрәт укыта. Яшь имам балаларга дәресләр бирә, кичке якта мәчеткә җыелган җәмәгатькә вәгазьләр сөйли. Спонсор табып, аны йорт-җирле дә иткәннәр. Шул рәвешле, Мансур хәзрәт киләчәкне уйлап эш итә – үзенә дәвамчы әзерли.

 «Әйткән сүзең – гамәлең белән туры килсен! Имам кеше бар яктан да үрнәк булырга омтылырга тиеш. Әгәр гаиләңдә, хуҗалыгыңда тәртип булмаса, вәгазь сөйләп кенә башкаларны тәртипкә өндәүдән ни файда?» – дигән фикердә Мансур хәзрәт. Хәер, авыл халкы өчен Мансур хәзрәт хөрмәт казанган имам гына түгел,  һәрчак ярдәм кулы сузарга әзер киңәшче дә, тиктормас, һәрвакыт гыйлемгә омтылучан сокланырлык шәхес тә.

Тәберде Чаллысында Хәлфә бабай киңәшләрен истә тотып яшиләр

Тәберде Чаллысы авылы янындагы тарихи урыннарның берсе Хәлфә бабай – күренекле дин белгече, суфый, фәлсәфәче, әдип-шагыйрь Идрис Зөлмөхәммәт улы исеме белән бәйле. Мансур хәзрәт безне әлеге тарихи урын белән таныштырды. Аның сүзләренчә, бу як халкы, элек-электән әүлия саналган әлеге затның каберен зиярәт иткән һәм кабере янындагы чишмәне күз карасыдай саклап тоткан. Идрис Хәлфә кабере янәшәсеннән аккан, йомшак һәм тәмле сулы чишмәгә тирә-як авыллар халкы гына түгел, чит җирләрдән дә киләләр, дип сөйләде хәзрәт. Ике ел элек бу борынгы чишмәне төзекләндергәннәр.

Хәзерге вакытта авылда 180 хуҗалык исәпләнә. Балалар күп түгел, алар Котлы Бөкәш мәктәбенә йөреп укый. Җомга намазына 50-60 кеше җыела, гаеткә килүчеләр, гадәттә, мәчеткә сыймый, барлыгы 300ләп тирәсе кеше була. Мәчет каршындагы курсларда 30га якын хатын-кыз ислам нигезләрен үзләштерә, дистәләп ир-ат Коръән укырга өйрәнә. Мансур хәзрәт әйтүенчә, иң мөһиме – авылда намаз укый белми торган кеше сирәк. Авыл халкының, бигрәк тә яшь буынның, дингә тартылуын тирә-юньдәгеләр «Хәлфә бабай йогынтысы» белән бәйләп аңлата. «Фани дөньяда гафиллек берлән яшәмәгез, безне көткән бакыйлыкны (мәңгелекне) истән чыгармагыз, изге гамәлләр кылыгыз, Аллаһының сөекле бәндәсенә әверелегез!» – дип якташларына үгет-нәсыйхәт биргән Идрис хафиз. Шөкер, Тәберде Чаллысында бүген дә шушы киңәшләрне истә тотып яшәргә омтылалар... 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана