Мөфтияттә РФ Президенты Идарәсеннән делегация булды

14 ноябрь 2018 ел 11:19
Мөфтияттә РФ Президенты Идарәсеннән делегация булды

Бүген, 14 ноябрьдә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясенә эш визиты белән РФ Президентының төбәкара һәм чит илләр белән мәдәни элемтәләр буенча Идарәсеннән делегация килде. Делегация составында Идарә җитәкчесе Владимир Чернов, Идарә җитәкчесе урынбасары Антон Рыбаков, Идарәнең хезмәттәшлек программалары Департаменты җитәкчесе Алексей Власов бар иде.

Мөхтәрәм кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, ТР мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин һәм ТР Президенты эчке сәясәт мәсьәләләре буенча Департаментының дини берләшмәләр белән бәйләнешләр буенча идарә җитәкчесе Марат Хисамиев каршы алды.

Әңгәмә барышында Камил хәзрәт кунакларны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары белән таныштырды. Ул кунакларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль җаваплылыкка ия проектлары һәм уку-укыту эшчәнлеге, “Хозур ТВ” беренче мөселман телевидениесенең уңышлары, яшьләр сәясәтен һәм нәшрият эшчәнлеге тормышка ашыру, Татарстанда һәм аннан читтә мөфтиятнең конфессияара багланышлары турында сөйләде.

Очрашуда республика мөселманнары лидеры билгеләгәнчә, Татарстанда рухилык үсешендә республикабызның традицион конфессияләре мөһим роль уйный. Хәзерге заманның барлык актуаль мәсьәләләрендә дә дини лидерларның бердәм караш бердәмлеген билгеләп үтәргә кирәк. “Бу, барыннан да бигрәк, җәмгыятьтә диннәр арасында тынычлык һәм татулыкны тәэмин итүгә кагыла, моңа шулай радикаль дини өйрәтмәләр таралуны булдырмау һәм аңа каршы тору керә”, – дип билгеләде Камил хәзрәт.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана