Камиль хәзрәт Сәмигуллин Игорь Комаров белән очрашты

14 ноябрь 2018 ел 19:27
Камиль хәзрәт Сәмигуллин Игорь Комаров белән очрашты

14 ноябрьдә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов “Кол Шәриф” мәчетендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровны каршы алды. Мөхтәрәм кунак Түбән Новгородтан Татарстанга беренче эш сәфәре белән килгән иде.

“Кол Шәриф” мәчете комплексында узган очрашуда хәзрәт Игорь Анатольевичка республикадагы дини вәзгыять, Россиядә һәм Татарстанда ислам үсеше тарихы белән таныштырды, Казанның йөзек кашы – "Кол Шәриф" мәчете үзенчәлекләре турында, шулай ук мәчетнең уникаль башлангычы – бертуктаусыз Коръән-Кәрим укылу турында сөйләде.

ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана